|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
КАШИНА АЛЕКСАНДРА
Александра Николаевна Кашина 1986 елның 8 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 2002 елда 140 нчы номерлы гимназияне тәмамлый һәм ТИСБИның юридик факультетында белемен дәвам итә.
А.Кашинаның беренче әсәрләре «Республика Татарстан», «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости», «Ватаным Татарстан», «Молодежь Татарстана», «Литературная газета», «Комсомольская правда», «Моя газета», «Аргументы и факты», «Восточный экспресс», «Курьер» газеталарында һәм «Идель», «Казань» журналларында басыла. Аның әсәрләре радио һәм телевидениедә дә бик еш яңгырый.
А.Кашинаның исеме «Как время катится в Казани золотое...» Казан рус поэзиясе антологиясендә, «Современник» (М., 2003, 2005), «Филантроп» (М., 2005), «Темп» (Минск, 2006), «Новые имена России» (М., 2003) басмаларында да урын ала.
2005 елда шагыйрәнең «Кочевница Сердца» дигән җыентыгы дөнья күрә.
А.Кашинаның шигырьләренә М.Швыдкой, Р.Козакова, Д.Хворостовский, М.Розовский, Б.Гребенщиков, Ю.Шевчук, шулай ук «Scorpions» рок-группасының лидеры К.Майне һ.б. сәнгать осталары зур бәя бирделәр.
А.Кашина – XII Республика һәм Бөтенроссия әдәби конкурслар лауреаты, 2004 елда ул «Поэзия» номинациясендә (Мәскәү–Женева) Халыкара «Филантроп» премиясенә лаек була. 2005 елда «Культура – духовность» номинациясендә «Женщина года» республика конкурсында лауреат исемен яулый.
А.Кашина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
Кочевница Сердца: стихи. – Казань: Идел-Пресс, 2005. – 144 с. – 1000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Фаршатова Л. Көяз күбәләк // Ватаным Татарстан. – 2006. – 12 апр.
* * *
Ахметова Я. «Я та, какая есть» // Молодежь Татарстана. – 2002. – 6 апр.
Абсалямова А. «Я похожа на день, так открыто-чиста» // Восточный экспресс. – 2003. – 7 марта.
Гаранин В. Жюри выбрало Александру из Казани // Моя газета. – 2004. – 23 апр.
Абсалямова А. Казанская поэтесса отправится в Женеву // Восточный экспресс. – 2004. – 23 апр.
Кадырова А. Выдающемуся поэту – 17 лет // Веч. Казань. – 2004. – 11 июня.
Гладкова М. Когда жизнь является музой // Молодежь Татарстана. – 2004. – 1 июля.
Садыкова Л. «А над тобою те же звезды» // Респ. Татарстан. – 2004. – 3 июля.
Бурлакова Ж. «В душу дикую захаживая, чтобы написать стихи» // Курьер. – 2004. – 7 июля.
Гаранин В. Рифмы птицей рвутся из сердца // Моя газета. – 2004. – 3 авг.
Любимова О. У нее нет ни врагов, ни кумиров // Комсомольская правда. – 2004. – 3 дек.
Шарапова Р. Стихи для нее способ восприятия мира // Аргументы и факты. – 2005. – № 5 (февр.).
Воронин А. Им улыбался Президент // Казанские ведомости. – 2005. – 5 марта.
Газизова Л. Подарок любителям поэзии // Казанские ведомости. – 2005. – 19 авг.
Ершова А. «Кочевница Сердца» // Молодежь Татарстана. – 2005. – 13 окт.
Ламбоцкая Н. «Scorpions» зачитывается стихами казанской поэтессы // Комсомольская правда. – 2005. – 15 окт.
Газизова Л. Понять стихи – все равно что понять душу человека // Идель. – 2005. – № 10. – С. 66–67.
Олина С. Победительница // Респ. Татарстан. – 2005. – 19 нояб.
Малышев С. «А кругом непостоянство...» // Идель. – 2005. – № 12. – С. 17.
Старостин С. Наслаждение от творения // Молодежь Татарстана. – 2007. – 31 авг.
Кустабаева Л. Разделите нашу радость // Респ. Татарстан. – 2007. – 11 дек.
|
|