поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КАМАЛОВА РИЗИДӘ

Ризидә Камалова "Шәһри Чаллы газетасының редактор урынбасары.

Соңгы дүрт елда җаваплы секретарь иде. Хәзер редактор урынбасары.

Бу эшен дә югары дәрәҗәдә үти.

Әдәпле, һәр сүзен үлчәп әйтер, кеше рәнҗетмәс.

Татар интернеты фидакяре

Шагыйрь, прозаик, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсәнҗан улы Хәмәдишин) 2010 елда “belem.ru” интернет-форумы оештырган I “Белем җәүһәрләре” халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты булган. Нәрсә өчен дисезме? Татар интернетын булдыруга керткән өлеше өчен.

Әхмәт Дусайлы бүгенге көндә Мөслим районының Салауз-Мухан авылында яши. “Хатыным Мәдүнә белән яшелчә-җимеш үстерәбез, тавык-кош асрыйбыз. Әмма күпчелек вакытым компьютер мониторы каршында үтә”, – ди. Монитор каршында утыруының нәтиҗәсе – "Adiplar.narod.ru" исеме белән теркәлгән татар язучылары порталы. Биредә хәзер1500дән артык татар язучысы турында мәгълүмат урнаштырылган.

“Беренче мәртәбә интернетка керү белән, мин татарча сайт ясау теләге белән яна башладым”, – ди Дусайлы. Ә интернетка ул әдәбият һәм матбугат аша килә. Әдәбият дөньясына кереп киткәнче, йөкчедән алып инженер-технологка кадәр бик күп һөнәрләр үзләштерә, сиксәненче еллар башында КамАЗ за­водларының берсендә токарь булып эшләгәндә, беренче хи­кәясен яза һәм инде шул көннән бирле прозадан аерыла алмый. 1990 елда Ә. Дусайлы КамАЗның “Нур” газетасына хәбәрче булып күчә. Анда бүлек редакторы, җаваплы сәркатип вазыйфалары башкара. Чаллыда “Аргамак” журналы оешкач, Айдар Хәлим аны җаваплы сәркатип итеп чакыра. Биредә эшлә­гәндә ул компьютер серләрен өйрәнә башлый, “Хәерле ир­тә!” газетасын терки, аның мө­хәррире була. Аның хи­кәяләре Чал­лының шәһәр һәм район газеталарында, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Аргамак” журналларында, “Идел” альманахында, очерклары “Әфган кызалаклары” җыентыгында дөнья күрә.

2001 елда Мөслим районының “Авыл утлары” газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, Әхмәтне верстальщик итеп чакыралар. Һәм ул эшен, фатирын калдырып, туган ягына кайта. Типография кызларын компьютер версткасына өйрәтә, үзе Web-сәхифәләр ясау серләрен өйрәнә башлый. Нәтиҗәдә менә шушы сайт барлыкка килә.

“Терсәгем белән кемнәрнедер этә-төртә, күбрәк, тизрәк умырып калыйм дип яшә­мим. Йөрим шунда тыныч кына үз көемә”. 1999 елда “Нур” газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әнә шулай дигән Әхмәт Дусайлының тормышка карашы бүген дә үзгәрмәгән. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»