поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИЗМАЙЛОВА НУРИЯ

Нурия Халит кызы Измайлова (Мирзаянова) 1950 елның 1 январенда Башкортстанның Благовар пайоны Күчәрбай авылында укытучы гаиләсендә туган. Татарстанның Ютазы районы Якты Елга авылы мәктәбендә — башлангыч, аннан Башкортстанның Шаран районы Базгыя мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бер ел Үзбәкстан ССРның Фирганә өлкәсе Ахунбабаев районы урта мәктәбендә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм методик кулланмалары чыгару буенча җаваплы редактор булып эшли. |980 елдан Мәскәүдә яши һәм эшли.

Н. Измайлованың беренче шигырьләре 1965 елда «Кызыл таң» (Уфа) газетасында басылып чыга, соңрак, җитмешенче елларда, «Яшь көстәр» (Уфа, 1977), «Кызлар җыры» (Казан, 1977) исемле күмәк җыентыкларда, «Идел» (1977) альманахында, «Казан утлары» журналында зур-зур гына шигъри цикллары урнаштырыла. 1981 һәм 1984 елларда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Яратам» һәм «Алтын тарак» исемле ике китабы дөнья күрә.

Н. Измайлова — бүгенге татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, фикерләве булган яшь каләмнәрнең берсе. Ул заманның җитди темаларына кыю алына, әсәрләрендә чынбарлыкның, чорның катлаулылыгын шомартмыйча, табигый, самими хисләр, яшьлеккә хас кайнарлык белән укучы йөрәгенә тәэсир итәрдәй шигъри халәт тудырырга тырыша.

Н. Измайлова — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яратам: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1981. — 95 б. 2500. — (Яшь шагыйрьнең беренче китабы). Рец.: Моратов Г. Кеше турында кешегә. — Татарстан яшьләре, 1981, 19 дек.
Алтын тарак: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 72 б. 8000.

Аның турында

Нурия Измайлова: (Безнең сафка).— Казан утлары, 1983, № 9, 188 б.
Гөлзадә БӘЙРӘМОВА. КҮҢЕЛЕНӘ ДӨНЬЯ СЫЙГАН


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»