поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИСХАКОВ ӘНӘС

Әнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 августында Татарстанның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге музыка-рәсем сәнгате училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1965 елда Азнакай районы Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый. Читтән торып укып, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аны партиянең район комитеты аппаратына пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп эшкә алалар, ә берничә айдан ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре, 1972 елда исә беренче секретаре итеп сайлыйлар. Әлеге җаваплы урыннарда ул үзен оста оештыручы, сәләтле җитәкче, иҗади актив шәхес итеп таныта, һәм 1978 елда утыз өч яшьлек егетне партия район комитетының оештыру бүлегенә мөдир итеп тәгаенлиләр. Тагын биш елдан ул – халык депутатларының Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 2005 елгача – Азнакай район һәм шәһәр хакимияте башлыгы хезмәтендә. 1995 елда аның җилкәсенә тагын бер вазифа – Азнакай шәһәре һәм районы халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе вазифасын да өстиләр. Бу тынгысыз, җаваплы вазифаларның барысын да ул холкына табигатьтән салынган тырышлык, түземлелек һәм яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек белән башкара, районның икътисади, халкының социаль-көнкүреш хәлен даими үсеш тенденциясендә тота. 1990 елда Ә.Исхаков Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана, 1995 елдан 2000 елгача ул – Татарстан Республикасы халык депутаты.

Әнәс Исхаков 2005–2007 елларда Татарстан Министрлар Кабинетының бүлек мөдире, 2007 дән Татарстан Республикасы юстиция министры киңәшчесе.

Мәшәкатьле җитәкчелек һәм күпкырлы җәмәгать эшләреннән тыш, Әнәс Исхаков яшьтән үк шигърияткә гашыйк күңеле ихтыяҗын да онытмый: гомере буе шигырь яза, үзе икърар иткәнчә, татар милләтенең чын шигъри традицияләрен бүгенге көн тормышы мисалында сәнгатьле сүз белән дәвам иттерә, туган халкының «борынгысын, бүгенгесен, киләчәген» рухланып җырлый.

Аның шигырьләре матбугатта зур бер цикл рәвешендә иң әүвәл 1970 елда «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта дөнья күрә. 1999 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Бу дөнья нигә уйчан?» җыентыгында шагыйрьнең лирик шигырьләре, 2000 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Чишмәләр иле син, Туган як!» китабында лирик һәм җыр жанрында язылган тезмә әсәрләре туплана. Ул шулай ук үзенең бай хезмәт тәҗрибәсенә таянып язган һәм студентлар, аспирантлар, гамәли хезмәт кешеләренә адресланган рус телендәге «Критерий – отношение к труду» дигән монография авторы буларак та билгеле.

Ә.Исхаков – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бу дөнья нигә уйчан?: сайланма лирика / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Рухият, 1999. – 128 б. – 1000 д.
Чишмәләр иле син, Туган як!: җырлар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 63 б. – 2000 д.
И гомер агышлары... – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 199 б. – 1000 д.

* * *
Критерий – отношение к труду: монография. – Казань: КФЭИ, 2000. – 88 с. – 500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәдиев Н. Халыкның күңел сәфәрләре // Мәдәни җомга. – 2000. – 21 гыйнв.
Гыйззәтуллина Ф. Изгелек орлыклары // Маяк. – 2000. – 6 апр.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»