поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИЛЬЯС РАХМАН

(1908–1943)

Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов) 1908 елның 15 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Карамасар авылында туа. Аның әтисе Вәкил абзый, нәсел шәҗәрәсе буенча игенче катлавыннан булса да, бөтен гомерен диярлек Грозный нефть учакларында нефтьче булып уздыра. 1919 елның җәендә ул үзенең гаиләсен дә шунда алып китә. Яшүсмер Габдрахман Грозныйда гомуми белем алуын дәвам иттерә, 1924 елда нефть чыгару вахтасында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлый, ә 1925–1927 елларда ФЗӨ мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, яңадан вахтадагы эшенә кайта. 1929 елда аны Грозныйдагы Шәрекъ халыклары клубы идарәсенә рәис итеп билгелиләр.

1931 елда Р.Ильяс Казанга килә һәм Татар коммунистлары университетына (ТКУ) укырга керә. Ел ярым укыгач, яңадан Грозныйга кайта һәм 1933 елга кадәр нефтьчеләр өчен чыга торган газета редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хәбәрче булып эшли.

1933 елда Р.Ильяс, татар язучылары даирәсенә якынрак булу өчен, бөтенләйгә Казанга кайтып төпләнә. Ул газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, мөхәррир, 1934 елда барлыкка килгән Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, аннары Главлит вәкиле булып эшли. Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры сыйфатында Украина җирләрендә барган канлы бәрелешләрдә катнаша. Харьков шәһәре тирәсендәге шундый бәрелешләрнең берсендә, 1943 елның 23 августында, Рахман Ильяс батырларча һәлак була. Совет хөкүмәте аны вафатыннан соң Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.

Рахман Ильяс әдәбият мәйданына утызынчы елларның башында нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышыннан алып язылган хикәяләре белән килеп керә («Кем гаепле?», «Таулар арасында», «Мин синең белән», «Чыныгу», «Шәрифҗамал» һ.б.). Нефть чыгару учакларында хезмәт энтузиазмын, социалистик ярыш һәм заманында бик актуаль саналган «корткычлыкка каршы көрәш» темаларын яктырткан «Горизонт» (1933–1934) повесте язучының иҗатында аеруча күренекле урын тота. Әсәрдә эшчеләр тормышы реалистик вакыйгалар һәм үзенчәлекле кеше образлары аша шактый киң һәм ышандырырлык итеп яктыртыла. Әдипнең шушы ук нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышына багышланган берничә сәхнә әсәре дә бар («Фонтан», «Танышлар», «Таулар тетри»). Аның соңгы әсәрләреннән булган «Таулар тетри» (1941) пьесасында Грозный нефтьчеләренең Гражданнар сугышында катнашуы күрсәтелә.

Р.Ильяс – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берле әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көләч иртә: нәсер һәм хикәяләр җыентыгы. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 153 б.
Зәйнүш дускай: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 61 б. – 5000 д.
Горизонт: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 183 б. – 5000 д.
Таулар арасында: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 196 б. – 5000 д.
Танышлар: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 48 б. – 6000 д.
Горизонт: повесть. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 131 б. – 10000 д.
Фонтан: драма. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 106 б. – 6150 д.
Кавказ хикәяләре. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 176 б. – 6070 д.
Горизонт: повесть. – 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 128 б. – 5000 д.
Горизонт: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 176 б. – 8000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рахман Ильяс // Сов. әдәбияты. – 1958. – № 10. – 125 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»