(1920—1943)
Шагыйрь Мөхәммәт Ибраһим улы Әхмәтгалиев 1920 елның 21 февралендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1938 елда Яңа Бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1938—1941 елларда Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетында белем ала. Ватан сугышы башлангач Казанда производствода станочник булып эшли. 1942 елның 22 маенда фронтка китә һәм 1943 елның 27 августында Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышлар вакытында һәлак була.
М. Әхмәтгалиев 1934 елда яза башлый. Беренче шигырьләре 1935 елда «Мехчы», «Яшь ленинчы» газеталарында, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә дөнья күрә, соңга таба «Шат балалык», «Алмаш», «Очкыннар», «Беренче көн» кебек күмәк җыентыкларда һәм альманахларда басыла. 1941 елда яшь шагыйрь үзенең шигырьләре тупланган беренче җыентыгын басмага әзерли, әмма сугыш башлану сәбәпле ул җыентык матбугатка чыкмый кала. 1957—1960 еллар арасында М. Әхмәтгалиевнең «Балык тотканда», «Тегүче куян», «Елак батыр» исемле кечкенә күләмле өч китабы басылып чыкты.
М. Әхмәтгалиев шигырьләре эчтәлек ягыннан бәхетле балачак, комсомол, илне саклау кебек шул чор поэзиясе өчен характерлы темаларга багышланган. Аның шагыйрлек сәләте бигрәк тә кече һәм урта яштәге балалар өчен язган шигырләрендә ачык күренә.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйр буларак, М. Әхмәтгалиевнең исеме Татарстан язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
БИБЛИОГРАФИЯ
Балык тотканда: Шигырьләр).-Казан: Таткнигоиздат, 1957. - 16 б. 5000. Тегүче куян: Әкият. - Казан: Таткитнәшр, 1959, 15 б. 20 000. Елак батыр: (Шигырләр). - Казан: Таткитнәшр, 1960.-13 б. 26000.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Мөхәммәт Әхмәтгалиев.- Кит.: Җыр һаман яңгырый: Бөек Ватан сугышында батырла һәлак булган яшь татар совет шагыйрьләренең сайланма әсәрләре./Төз Ә. Кәримулли һәм Н. Юзиев. Казан 1956, 131 б. Мөхәммәт Әхмәтгалиев (1920-1943): [Биогр. белешмә] .-Кит. Алар сафта/Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 241—242 б. Шәһит С. Мөхәммәт Әхмәтгалиев—Сов. әдәбияты, 1951, № 6, 122-124 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды
(Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. –
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)