Сәгыйть Әхмәтҗан (Сәгыйть Мияссәр улы Әхмәтҗанов) 1960 елның 9 декәберндә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Татарстан гимны өчен
(минем вариант)
Татарстан - илем, газиз җирем,
Идел белән Урал арасы.
Илем күкрәгендә җәүһәр булып
Балкый нурлы Казан каласы.
Республикам минем - горур илем,
Кодрәт ала бөек халкымнан.
Татарстан исемен Җир шарына
Чигеп яздык кара алтыннан.
Шаулап чәчәк аткан гөл бакчасы -
Татарстан Идел ярында.
Якларбыз да сине, сакларбыз да,
Бердәм, тату халкың барында.
Киләчәгең якты, Татарстан,
Тарихыбыз - данлы бер дастан!
Гасырларда саклап исемеңне,
Мәңге яшә илем -Татарстан!
17 март 2012 ел
БАУЛЫМ
(Ганс Сәйфуллин көе)
Баулым таулы-таулы,
Тауларында шаулый
Җил-давылдан саклап, әй, урман!
Шунда бабам туган,
Буразналар ерган,
Мең хәсрәтен чәчеп моң урган.
Хисләр ташкынына
Салып башкаеңны
Баулы тавын йөгереп менсәнә!
Йөрәккәең ярсыр,
Җирең үзенә тартыр
Күпме генә биек менсәң дә.
Сагышларым алып,
Җырларыма салып,
Ерак-еракларга юл алсам,
Офыкларда томан,
Адашырмын сыман,
Тавыш бирче, Баулым, югалсам...
1985
Якташым мәрхүм Фәнис Яруллин истәлегенә.
Башкаеңа ауды авырлык,
Каян алдың көч һәм сабырлык?!
Шигрияттин хамыт кидең шул,
Син бик күркәм кеше идең шул!
Синең иҗат - моңлы кыңгырау,
Сирәк була андый яңгырау.
Барыбызга да сабак бирдең шул,
Син бик галим кеше идең шул!
Гомерең буе балда йөзмәдең,
Бәладән дә мәгънә эзләдең.
бигрәк түзем шагыйрь идең шул,
Гакылың белән сабыр идең шул!
Шаян идең дуслар кырында,
Усал булдың тиеш урында.
Әүлияләр ише идең шул,
Син бик гадел кеше идең шул.
Бухарест Мәхмүт улы Гарипов истәлегенә
== == (Төп Баулы кешесе булуы белэн горурланып туялмады мәрхүм)
Мин Баулыда тудым. Шул туфрактан
Шытып чыккан минем тамырлар.
Эзләсәләр, Баулы тауларының
Һәр ташыннан мине табарлар!
Ул ташларда минем күз нурларым,
Шул ташларда кулым җылысы.
Табаннарым каны, күз яшьләрем,
Их. шуларга ятып җылыйсы!
Баулы сәхнәсендә бүген инде
Башка сандугачлар сайрыйдыр,
Мине алкышлаган тамашачым
Башкаларны сөеп карыйдыр.
Ә шулай да, кайчак, тын кичләрдә
Сагыныр әле Баулы сәхнәсе
(Шулай булмаганда бу яшәүнең
Булыр идемени мәгнәсе!)
Безнең кебек шаян егетләрен,
Кирәк чакта усал баласын!
Бер җырлагыз әле Баулы җырын,
Бухарестка хәтле яңгырасын!
07.08.11
Фәйзулла Туишев исемендәге бөтентатар тальянчылар конкурсында Гран-при яулаган якташым, гармунчы Зәкинур Шәймарданов истәлегенә.
Челтер-челтер ага тальян моңы
Күңел чишмәләрен куптарып.
Тургай мәллә гармун күрегендә?
Ирексездән тыңлыйм тукталып.
Ирексездән эзлим моң иясен,
Кемнең бармагыннан тама соң,
Шушы кадәр сихри хушбуй булып
Күңелләргә сеңеп калган моң?!
Гармуны да ап-ак, чәчләре дә,
Күңеле дә актан сибә нур.
Баулы сәхнәсендә Маэстро
Тургайлардан туган Зәкинур!
Сихере бар ахры, бармагыннан
Саркып тора халкым моңнары.
Сирәк бәхет икән тальяннарны
Зәкинурлар аша тыңлавы!
Челтер-челтер ага тальян моңы
Күңел чишмәләрен куптарып.
Тургай кергән гармун күрегенә
Тыңлыйк әле, тыңлыйк тукталып...
Чү, ни булды? Гармун күрегеннән
Кая китеп моңнар югалды?
Өстәл уртасында ап-ак гармун
Ак нурларга төренеп тын калды.
Зәкинурның елый ак гармуны,
Ак күрекләр бераз каралган..
Таныш бармакларны көтә-көтә,
Телләренә сары сарылган.
05.02.12
Күмерләр
(Ганс Сәйфуллин көе)
Учакларда утлар яна,
Кала бары күмерләр,
Сүнеп барган күмерләрдә
Яна безнең гомерләр,
Яна безнең гомерләр...
Әйдә, туган, җырлыйк әле
Үзәкләргә үткәнче.
Дөнья малын бүлгәләшеп,
Үтәр гомер үпкәләшеп,
Бәхиллекләр биргәләшик
Авыр көннәр җиткәнче,
Янган учак сүнгәнче.
Әйдә урам урыйк әле,
Гармуннарны өзгәләп.
Барыбер очмый калмас инде,
Безнең җаннар - күбәләк,
Безнең җаннар - күбәләк!
Әйдә, туган, җырлыйк әле
Үзәкләргә үткәнче.
Дөнья малын бүлгәләшеп,
Үтәр гомер үпкәләшеп,
Бәхиллекләр биргәләшик
Авыр көннәр җиткәнче,
Янган учак сүнгәнче.
Учакларның гомере кыска,
Сулар сипмә, көярсең.
Тик бер ходай белә безгә
Күпме гомер бирәсен,
Күпме гомер бирәсен.
Әйдә, туган, җырлыйк әле
Үзәкләргә үткәнче.
Дөнья малын бүлгәләшмик,
Үтсен гомер бергәләшеп,
Күргәләшик, йөргәләшик,
Югалыплар беткәнче,
Янган учак сүнгәнче.
05.05.10
Башка шигырьләре