Драматург Ризван Хәмид (Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин) 1941 елның 24 октябрендә Башкортстаң АССРның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1959 елда Октябрьский шәһәрендәге кыска курслы техник училищедә укый һәм бер ел аяк киемнәре тегү фабрикасында эшли, аннан шул ук Октябрьский шәһәрендәге «Нефтеавтоматика» заводына күчеп, слесарьлык профессиясен үзләштерә. 1962 елда Уфага барып, түбән вольтлы электр аппаратуралары заводында елга якын слесарь булып эшләгәннән соң, югары белем алу нияте белән Казанга килә һәм педагогия институтының татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган бүлегендә укый башлый. Бер елдан, хәрби хезмәткә чакырылуы сәбәпле, аңа укуын вакытлыча өзеп торырга туры килә. һәм ул институтны фәкать 1971 елда гына тәмамлый. Шул ук елда аны «Чаян» журналына эшкә чакыралар. Башта анда фельетонист, соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1978— 1979 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр сәнгате институтында бер еллык Югары курсларда укый, аннан кайткач, 1981 елның көзенә кадәр ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында иҗади яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәр вазифасын башкара. 1981—1983 елларда СССР Язучылар союзы каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый.
1984 елның июненнән Р. Хәмид Чаллы язучылар оешмасының җаваплы секретаре хезмәтендә эшләде. Ризван Хәмид — җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшь драматургларның берсе. Аның беренче җитди әсәре — «Синең урыныңа кайттым...» драмасы 1977 елда языла Һәм әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, ә 1981 елны Әлмәт дәүләт драма театрында куела һәм, Мәскәүдә русчага тәрҗемә ителеп, берничә рус драма театрларында сәхнәләштерелә. Авторның шуннан соң язган әсәрләреннән «Иске йорт кешеләре» (1979), «Каен җиле» (1982)—Әлмәт дәүләт театрында, «Кайтыр идем»—Республика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә (1980), Минзәлә драма театрында (1981) һәм, рус, чуваш, кабардин һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп, илебезнең төрле театрларында сәхнәләштерелә; «Китәм инде...» драмасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Ленин комсомолы исемендәге Казан ТЮЗы сәхнәләрендә (1983) уйнала башлый, русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Современная драматургия» альманахында басылып чыга. Авторның бу драмасы чуваш, төрекмән, латыш, литва һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән.
Р. Хәмид юмористик хикәяләр һәм балалар өчен кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре авторы буларак та билгеле. Авторның беренче пьесалар җыентыгы («Кайтыр идем...») 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Р. Хәмид— 1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Кайтыр идем...: Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—168 б., портр. 10 000.
Охота на волка: Драма./Пер. с татар. Ю. Эдлиса.— М.: ВААП, 1978.— 73 с. 110
. Над обрывом: Драма в 3-х ч./Пер. с татар, и сценич. ред. Ю. Эдлиса. Отв. ред. А. Антокольский.—М.: ВААП, 1979.—56 л. 230.
Домик с колоннами: Драма./Пер. с татар. Л. Виноградова.— М.: ВААП, 1982.—62 с. 280.
Под знаком Марса: Драма./Пер. с татар. В. Розова.—М.: ВААП, 1983.— 67 с. 240. 520
Аның турында
Ю з е е в И. Ризван Хәмид—Казан утлары, 1981, № 10, 185 б. : Шәфигуллин Ф. Хэбировлар характеры. («Синең урыныңа кайттым» драмасы Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә).—Соң. Татарстан, 1978, 7 апр. дрсланов Г. «Китәм инде»... (Шул исемдәге драма Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә).—Соц. Татарстан, 1983, 17 апр. Гимранова Д. Поэзию надо беречь. [Пьеса Р. Хамида «Вернулся» в Татар, театре драмы и комедии].— Сов. Татария, 1980, 13 апр. И л я л о в а И. Бой духовной нищете. [Пьеса «Вернулся бы» на сцене Татар. акад. театра].— Сов. Татария, 1978, 23 апр. Илялова И. Под знаком судьбы. -[Пьеса «Под знаком Марса» на ^цене Татар. акад. театра].— Сов. Татария, 1983, 22 апр. Мухамедова Г. Если люди осташтся людьми. {Пьеса «Под знаком Марса» на сцене Татар. акад. театра].— Веч. Казань, 1983, 13 мая. Шафиков Г. Обаяние молодости.— Веч. Уфа, 1983, 13 авг. 0 той же пьесе. Гастроли Татар. акад. театра в Уфе.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)