поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХАТИПОВ ФӘРИТ

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатипов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1937–1947 елларда Пучы урта мәктәбендә укый, җәйләрен колхозда эшли. Аның күмәк хуҗалыктагы бу хезмәте соңыннан «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән билгеләп үтелә.

1947 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Ф.Хатипов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Соңгы курсларда укыганда, көндәлек матбугатта языша башлый: кинофильмнарга, спектакльләргә, яңа чыккан әдәби әсәрләргә тәүге рецензияләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен бастыра. «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында әдәби хезмәткәр булып та эшләп ала. 1952 елда университетны тәмамлагач, Ф.Хатиповны татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. 1955 елда ул «Мирсәй Әмир иҗатында уңай герой проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Ф.Хатипов 1955–1959 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли. «Ленин юлы» исемле татарча газета оештыруда якыннан торып катнаша, 1957–1958 елларда, институттагы төп эшеннән аерылмыйча, бу газетаның җаваплы секретаре вазифаларын башкара. Тобол, Төмән газеталарында аның өлкәдәге татар укучыларын Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Һ.Такташ, М.Җәлил кебек классик язучыларның иҗатлары белән таныштырган күп кенә мәкаләләре дөнья күрә.

1959–1972 елларда Ф.Хатипов – Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт университетының филология факультеты доценты хезмәтендә. Бу чорда ул, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге иҗади эзләнүләрен дәвам иттереп, Г.Тукай, Ш.Бабич, И.Гази, С.Баттал, С.Кудаш, Ф.Хөсни, М.Әмир, Ә.Еники, Б.Бикбай, А.Гыйләҗев кебек татар һәм башкорт язучыларының иҗатларына яки аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләре һәм матур әдәбиятның жанрларга бүленү принципларын теоретик яктан тикшергән, һәр жанрның сәнгати үзенчәлекләрен конкрет әсәрләр мисалында җентекләп анализлаган «Эпик жанрлар» дигән монографиясен (1973) язып бастыра.

1972–1991 елларда Ф.Хатипов Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасын җитәкли. Гыйльми иҗатында кеше күңеленең әдәбиятта сәнгатьчә чагылышын, психологизм ысулының табигатен, тарихын, поэтикасын өйрәнү юнәлешендә җитди тикшеренүләр алып бара. 1981 елда галимнең шул мәсьәләләргә багышланган «Духовный мир героя: психологизм в современной татарской прозе» исемле русча китабы басылып чыга. Шул ук темага ул 1985 елны Алма-Ата шәһәрендә докторлык диссертациясе яклый. 1987 елдан Казан дәүләт педагогия институты профессоры.

Галимнең ярты гасыр буена югары уку йортларында укыту тәҗрибәсе нигезендә барлыкка килгән «Әдәбият теориясе» дигән китабы (2000) матбугатта татар әдәбият белеменең җитди бер уңышы итеп бәяләнә һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә лаек була.

Ф.Хатипов урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, агымдагы әдәби хәрәкәтнең төрле проблемаларына, татар музыкасы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. 2003 елда аның язучылар турындагы иҗат портретлары, әдәби тәнкыйть, теоретик мәкаләләре тупланган «Мөлкәтебезне барлаганда» исемле китабы басылып чыга.

Ул – Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000).

Ф.Хатипов – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мирсәй Әмир: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 180 б. – 3000 д.
Эпик жанрлар: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 144 б. – 1500 д.
Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000. – 352 б. – 3200 д.
Әдәбият теориясе. – Тул. 2 басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 б. – 10000 д.
Мөлкәтебезне барлаганда: иҗат портретлары, тәнкыйди-теоретик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 272 б. – 2000 д.

* * *
Духовный мир героя: психологизм в современной татарской прозе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 296 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сверигин Р. Себер киткәннең бәхете // Мәгърифәт. – 2000. – 12 февр.
Галимуллин Ф. Үткен каләм иясе // Мирас. – 2000. – № 7. – 43–44 б.
Әхмәдуллин А. Әле нокта куймыйбыз… // Казан утлары. – 2001. – № 7. – 141–147 б.
Фәтхрахманов Р. Яңа нәзарият һәм нәзариятнең яңалыгы // Мәдәни җомга. – 2001. – 7 сент.
Яруллина Р. Әдәбият серләрен ачканда // Ватаным Татарстан. – 2002. – 1 февр.
Якупов К. Җитди теоретик хезмәт // Мирас. – 2002. – № 11. – 152–155 б.
Сәхапов М. Җитди теоретик хезмәт // Татар иле. – 2004. – № 39 (сент.).

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»