поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГЫЙЗЗАТУЛЛИНА ВАФИРӘ

Гомере вакытсыз өзелгән сүнмәс йолдыз – Вафирә Гыйззәтуллинаның исеме Казанда мәңгеләштерелгәнме? Кызганыч, бу сорауга уңай җавап биреп булмый. Әйтерсең лә, ул Казанның Татарстан урамындагы йортта яшәмәгән – чөнки бу йортта аның турында бернинди дә элмә такта юк. Җырчы музыка училищесында да укымаган – чөнки училище сайтында аның турында бер мәгълүмат та табып булмады. Юкса бу уку йортында шундый мәшһүр җырчының белем алуы аңа, һичшиксез, популярлык кына китерер иде. Соңгы өмет – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сайтын ачам. Анда да бәлки фотосы бардыр дигән өмет чәлпәрәмә килә.

Ләкин Вафирә Гыйззәтуллина яшәмәгән, эшлә­мәгән, җырлама­ган дип әйтергә кем генә җөрьәт итәр икән? Аның репертуарындагы җырлар әле дә яңгырый, батырлыгы, горурлыгы хакындагы сүзләр телдән-телгә күчә.

Ялгышам икән, Казанда Ва­фирә Гыйззәтуллина рухы яшә­гән бер бәләкәй генә утрау бар. Бу – Казан шәһәренең 5нче лицее каршындагы 26нчы музыка мәктәбе. Монда җырчының кызы Камилә Гыйззәтуллина балаларга әни­сенең репертуарын өйрә­тә, аннан калган ядкәрләр белән бүлешә.

Камиләнең әнисе исемен кире кайтару юлында ничек бәр­гәләнгәнен күргән музыка мәк­тәбе директоры Галина Голубева аңа ярдәм кулы суза. Республика күләмендә эш башкарып булмый икән, әйдә балалар күңеленә юл ачыйк, ди ул. Шулай итеп, бу мәктәптә ел саен сентябрь аенда Вафирә Гыйззәтул­линаны искә алу кичәсе үткәрелә башлый. Мәктәп шәһәр мәгариф бүле­гендә теләктәшлек табып, узган ел Вафирә Гыйззәтуллина исе­мендәге “Күңелдә мәңге яз” дигән балалар, яшүсмерләр, өл­кән яшьтәгеләр өчен ачык тө­бәкара фестиваль-конкурс оештырып җибәрә. Быел да мәктәп мәгариф бүлегенең ярдәменә өмет итә. Чөнки җырчы исемен мәңгеләштерүгә ярдәм итүче бердәнбер оешма шушы икән.

“Менә шулай, безнең коллектив Вафирә Гыйззәтуллинаның онытылган исемен кире халыкка кайтара. Аның җырлары бала­ларның йөрәкләрендә саклана”, – ди Галина Голубева.

Музыка мәктәбе Вафирә Гыйз­зәтуллина җырларында Регина Вәлиеваны тәрбияләп үс­терде. Халыкара конкурсларда лауреат исемен яулаган бу яшь җырчы шушы мәктәп укытучысы, филармониянең алыштыргысыз солисткасы да. 26нчы музыка мәк­­тәбе “Гөлләрем” ансамбле белән дә горурлана. Кызлар мәк­тәп данын халыкара конкурсларда як­лады. Узган елны шундый кон­курсларның берсеннән алтын медаль белән кайтты. “Россия” каналыннан бара торган “Битва хоров” тапшыруында да шушы мәктәпне тәмамлаучылар ярыша икән. Менә нинди мәктәп коллективы икән бу! Аларга үткәннәрне кадерләп саклаулар, татар сандугачының исемен онытырга ирек бирмә­үләр ярдәм итә торгандыр да әле.

Бу атнада 26нчы мәктәп тагын бер күркәм гамәле белән сокландырды. Ул үзенең бер бүлмәсендә Вафирә Гыйззәтуллина музеен оештырып җибәрде. 5нче лицей директоры Гүзәл Рәхмәтуллина: “Бу эшебез беренче адым итеп кабул ителсен иде. Алга таба Вафирә Гыйззәтуллина исемен мәңгеләш­терүдә республикадан да зур адымнар көтеп калабыз”, – диде.
Музей экспонатларыннан кү­ренгәнчә, Вафирә кая гына чыгыш ясаса да, халык мәхәббәтен яулап кайткан. Каракалпакстанда бүләк ителгән җилән, түбәтәй (монда 1978 елда аңа хәтта мәдәният министры булып калырга да тәкъдим итәләр), Менделеев районы халкыннан бизәк­ләп эшләнгән самовар, Башкортстан балчыларыннан мичкә... Барысы да имзалы, язулы. Вафирә Гыйззәтуллинаның дипломнары, аның китабы... Баксаң, җырчы үз куллары белән “Тормыш кита­бы”н яза башлаган икән. Көндә­лек рәвешендәге кулъязма-ки­тап җырчының дөньяга, сәяси “уеннар”га мөнәсәбәте хакында сөйли... Шушы кулъязманы кү­рергә килгән җырчының дусты, Татарстанның теннис буенча федерация советы директоры Рәм­зия Нуриева белән аның ничек итеп депутат булырга йөргән көннәрен искә алабыз. Билгеле, анда җырчы түгел, Сергей Шашурин җиңә... Рәмзия ханым Вафи­рәне бары тик ягымлы, көләч, олы­сына-кечесенә ярдәм итәргә ашкынган кеше итеп хәтерли.

Музейда тагын бер кызыклы ядкәр бар. Бу – билгесез рәссам ясаган портрет. Камилә: “Көн­нәр­дән бер көнне телефон шалтырады. Без Болак буендагы чүп­лектә Вафирә Гыйззәтул­ли­наның портретын таптык. Кирәк булса, килеп алыгыз, дип шалтыраттылар”, – дип искә ала. Менә шундый серле табылдыклар, кызык та, кызганыч та хәлләргә дучар булган җырчы ул Вафирә...

Камиләдән, һич югы элмә такта ясату турында вәгъд әләр ишетелмиме, дип сорамыйча булдыра алмадым. Ул исә: “Мине мәдәният министрына кертми­ләр. Ничә бардым, ул буш түгел, диләр. Безгә иң яхшысы – хат языгыз, дип кире бордылар. Минем исә министр белән күзгә-күз карап сөйләшәсем килә. Такта дип авыз ачсам, смета сорыйлар. Мин ничек төзим аны, хисапчы түгелмен бит”, – дип иңнәрен җы­ера. Вафирә Гыйззәтуллина тирә­сендәге менә шундый аңла­шылмаучылыклар килгән һәр кешене борчуга салды. Кайда инде дискын чыгарыйк, урамга исемен кушыйк дип авыз ачу?
Җырчының үз куллары белән язган “Тормыш китабы”нда киләчәк буынга да теләкләр бар


(ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА ("Ватаным Татарстан")


НӘГЪЛӘТ
Туганнар кырылыша бүген -
Якын дуслар алдаша.
Милләтләр бер-берсе белән
Кан телендә аңлаша.

Я, Ходаем, бир сабырлык
Җиремә, милләтемә.
Көймәбез килеп терәлде
Алланың нәгъләтенә.

Шартнамә дип алдыйталдый
Шартлыйлар инде бүген.
Кайгы-сөрем биләп алды
Татарстанның күген.

Кемгә ышанырга белми
Мескен кол булган халык.
Тыпырчына тегендә-монда -
Нәкъ кармактагы балык.

Селәү сибеп каптыралар
Кармакларга үзеңне.
Әй, татарым, акылыңа кил
Зуррак ач күзеңне.

Телсез-денсез калдырдылар,
Инде илсез калабыз.
Шартнамәгә кул куеп без
Башны утка салабыз.

Үзе теләп кол була бит
Горур, мәгърур милләтем.
Милләтен сатучыларга
Шигырем булсын нәгъләтем
нәгъләтем
нәгъләтем...

САГЫНЫРСЫЗ ӘЛЕ

Муеныма асыл ташлар тагалмадым -
Байлык җитмәде.
Татар түрәләре мине күралмады,
Рәнҗетте вә үз итмәде.

Ләкин аңа карап мин һич сыгылмадым.
Абынмадым аяк чалганда.
Азатлык дип янар тәнем-каным
Хәтта газраил җанымны алганда.

Сагынырсыз әле кызыгызны,
Сандугачка мине тиңләрсез.
Вафирәдәй безнең гөлләр диеп
Елый-елый сулар сибәрсез.


"Аргамак" журналы № 9, 1994.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»