Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1956 елда Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.
1962 елдан бирле С. Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул балалар бакчасында тәрбияче, Н. В. Гоголь исемендәге шәйәр китапханәсендә бүлек мөдире, аннары, 1969 елдан алып 1980 елның июленә кадәр, Орджоникидзе исемендәге Чиләбе производство берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы булып эшли. 1980 елдан бирле С. Гәрәева — Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор хезмәтендә. Ул—1975 елдан КПСС члены.
С. Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы «Ленин байрагы» битләрендә басыла, 1959 елдан аның исеме республика көндәлек матбугатында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын», «Казан утлары» һ. б.) күренә башлый. Кайбер шигъри әсәрләре (татарча ориганалында һәм рус теленә тәрҗемәдә) Татарстан һәм Көньяк Урал китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда («Яз күрке», Казан, 1961; «Җиңелмәс Вьетнам», Казан, 1966; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1968; «Солнце на ладони», Чиләбе, 1970; «Урал синекрылый», Чиләбе, 1971; «Монолог», Чиләбе, 1981; «Каменный пояс», Чиләбе, 1982; 1983) урын ала. 1979 елда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.
С. Гәрәева — үз шигъри биографиясе, җирлеге, алымнары булган шагыйрә. Аның бигрәк тә Урал тематикасына бәйле лирик шигырьләре тормышчан аһәңе, җанлы образлары белән истә кала. Мәхәббәт лирикасында да ул уй-хисләренең, кичерешләренең табигыйлегенә һәм үзенчәлекле яңгырашына омтыла. С. Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: завод цехларында, культура сарайларында, өлкә районнарында әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радио тапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша. Ул—1963 елда Чиләбе шәһәрендә М. Җәлил исемендәге өлкә татар-башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.
С. Гәрәева— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Уралым: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—96 б., портр. 2500. Рец.: С и р а й Д. Уралларны урап җыр кайта...— Татарстан яшьләре. 1980, 26 янв.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)