поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАСПРИНСКИЙ ИСМӘГЫЙЛЬ

(1851–1914)

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский 1851 елның 8 (иске стиль – 21) мартында Кырымда Гаспра авылында җир хуҗасы бәк гаиләсендә туа. Симферополь гимназиясен тәмамлагач, Мәскәүдә гаскәри мәктәптә укый, аны тәмам итмичә чыга. 1871 елда Парижга китә, Сорбоннада укый, И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873–1875 тә Истанбулда. 1878–1883 елларда Бакчасарай шәһәре башлыгы. Чит илдән кайткач, Кырымда Бакчасарай шәһәрендә 1883 елдан вафатына чаклы (1914) «Тәрҗеман» исемле гомумтөрки газетасы чыгара. Газетасы безнең бу тарафларда, үзебездә газета чыгарудан элек, шактый нык тарала, язышучылары да күп була. Бер үк вакытта Гаспринский 1880 еллардан алып Кырымда яңа метод белән укыта торган мәктәпләр – ысул җәдид мәктәпләре ача, үзе дә укыта һәм ысул җәдид мәктәпләренә мөгаллимнәр әзерләшә. Бу тип мәктәпләр Идел-Урал буенда, Әзәрбайҗанда, Урта Азиядә дә нык таралалар. И.Гаспринский Россия туфрагында яшәгән төрки халыкларны бер милләт итеп оештыру, барысы өчен уртак гомум әдәби тел булдыру идеясе белән канатланып йөри. Россия мөселманнары арасындагы милли буржуа азатлык хәрәкәте башында торып, рус кадетлары партиясе карашларына якын торган «Иттифакъ-әл-мөслимин» партиясе җитәкчеләреннән берсе булып таныла. 1907–1908 елларда Мисырда, 1911 елны Һиндстанда була, бөтендөнья күләмендә Мөселманнар конгрессы җыйнау фикере белән йөри. Каһирәдә (Мисыр) гарәп телендә газета чыгара.

Тоталитар режим чорында исеме дә, иҗтимагый, мәдәни эшчәнлеге дә бары тик кире яктан гына телгә алынып килгән Исмәгыйль Гаспринский соңгы елларда, ниһаять, үзенең тарихи гадел бәясен, лаеклы абруен казана башлый.

1914 елның 11 сентябрендә Бакчасарайда вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абдуллин Я. Исмәгыйль Гаспралы һәм җәдитчелек хәрәкәте // Шәһри Казан. – 1991. – 5 апр.
Аетдинов Э. Гаспринский идеяләре яктылыгында хәзерге Рәсәйдә этникара мөнәсәбәтләр // Казан утлары. – 2001. – № 12. – 191 б.
Ахунов А. Исмәгыйль бәй Гаспралы: Россия империясендә «үги халык» язмышы // Татарстан. – 2003. – № 4. – 44–48 б.
Госманов М. Исмәгыйль Гаспралы вә Шәркый Төркестанда яңа уйгур мәгарифчелеге // М.Госманов. Гасырдан – гасырга. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 184–190 б.
Исмәгыйль Гаспринский: тарихи-докум. җыентык / төз. С.Рәхимов. – Казан: Җыен, 2006. – 544 б. – 2000 д.


* * *
Ахунов А. Исмаил бей Гаспринский: судьба «инородца» в Российской империи // Татарстан. – 2003. – № 4. – С. 44–48.
Исламов Р. Письмо Исмаила Гаспринского османскому султану // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2002. – № 1–2. – С. 26–29.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»