|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ГАРИФ РӘШИТ
Журналист, язучы Гари́пов Рәшит Гариф улы 1933елың 22 мартында Балык Бистәсе районы Чирмешән авылында туган.
СӨЙЛӘДЕ ҖИЛЛӘР
***
Яшел болын... Шушымы соң
Шәһре Болгар урыны?
Тургайларның күп гасырлык
Әллә сагыш җырымы?
—Саумы, Болгар!—дип әйтүгә
Кисәктән исте җилләр.
Бездән озын-ерак чорның
Төенен чиште җилләр...
...Шул мизгелдә Болгарымда
Кешнәшеп чапты атлар.
Соңардым ничә гасырга—
Кемнәр соң илне саклар?
Ишетәм: елый сабыйлар,
Идел-йорт камалышта.
Сызгырып оча сөңгеләр,
Кан буяла кылычка.
...Ялмады ялкын каланы—
Әйләнде хәрабәгә.
И Ходам! Мондый вәхшәтне
Күрсәтмә берәүгә дә.
Сөйләгез, җилләр, сөйләгез
Болгарның соңгы көнен. .
..Өйрәнеп үссен оныклар
Якларга туган җирен.
Болгарымда дога кылам—
Җитте өйлә намазы...
Колагыма җил пышылдый—
Ерак бабам авазы.
Кабул кыл...
Иртән дә күрдем, кичен дә
Төркем-төркем халыкны:
Ил картлары—түбәтәйле,
Әбиләр—ак яулыклы...
Яшел чирәм—намазлыкта
Укыйлар изге дога.
Тыңлар өчен азан моңын
Болгарда Кояш чыга...
Сибелгән кичке җилләрдә
Бу илнең кайгы-зары...
...Үсә монда чирәм генә—
Шушыдыр зиратлары...
Бөркет авазы
Басып торам таңда Казансуның
Кыртлач-кыртлач текә ярында...
Иске Казан монда җәйрәп яткан—
Ерак тарих бүген каршымда...
Офыкларны бизәп кояш чыккан,
Илләр белән илләр кавышкан.
Су буенда кичен нугай углы
Казан кызы белән танышкан...
Уйларымны кинәт бөркет бүлде,
Аваз салып күкләр катыннан.
Нигә икән шулай өзгәләнә,
Очып килгән монда кай яктан?
Торып-торып тагын кычкыра ул,
Чакыра күк мине ярдәмгә.
Туздырылган оясынмы эзли,
Ни әйтергә тели адәмгә?
Нинди газап борчый бу бөркетне?-
Югала да кайта әйләнеп.
Җир йөзеннән нигә юкка чыккан
Иске Казан—шанлы пайтәхет?
Кош авазы бәгыремне өзә...
Илен җуйса, кем дә зарланыр.
Халык, димен, уяулыгын җуеп,
Бөркет хәлләренә калгандыр.
Ул бөркетне нинди газап борчый,
Нинди кайгы шулай тетрәткән?
...И татарым, синең бар тарихың
Кара кандай ага йөрәктән.
Ышанам
Лирага
Упкынга очтым дигәндә
Суздың миңа кулыңны.
Бордың да куйдың Кояшка
Минем барыр юлымны.
Ышандым сиңа. Аңладым
Мин ихлас сүзләреңнән.
Дөреслеген ул сүзләрнең
Укыдым күзләреңнән.
Сулып барган йөзләремә
Алсу төс кабат кайтты.
Сиңа булган ышанычым
Артты, тагын да артты.
Мин ышанам син булганда
Канатым сынмасына,
Иртәгә дә шат елмаеп
Кояшым чыгасына...
Адаштыра алмас безне
Куе карурманнар да.
Бергә булсак, югалмабыз
Зәмһәрир бураннарда.
Казан утлары №6, 2005
|
|