|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ГАЛИЕВ ФӘНИЛ
Фәнил Ислам улы Галиев 1939 елның 27 июлендә Үзбәкстанның Каракүл шәһәрендә (әти-әнисе Теләче белән Саба якларыннан) эшче гаиләсендә туа.
1956 елда Фәнил Теләче урта мәктәбен, 1957 елда Әстерхан диңгезчеләр мәктәбен тәмамлый, аннан соң диңгез флотында матрос-рулевой булып эшли 1960–1966 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. Диплом алганнан соң озак еллар Башкортстан һәм Татарстан Республикасының прокуратура органнарында тикшерүче һәм район прокуроры вазифаларын башкара. Соңгы елларда Татарстан Республикасы прокуратурасының тикшерү идарәсендә өлкән прокурор, Теләче районы прокуроры булып эшли. 1994 елдан лаеклы ялда.
Ф.Галиев мәктәп елларыннан ук яза башлый. Каспий диңгез пароходчылыгында эшләгәндә, аның шигырьләре һәм очерклары «Морской рейд», «Коммунист Каспия» газеталарында дөнья күрә.
Казан дәүләт университетында укыган елларда очерк, хикәя, фельетоннары «Советская Татария» газетасында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») һәм «Чаян» журналларында басыла. 1980 еллардан Ф.Галиев, нигездә, детектив жанрында рус телендә яза.
1983 елда Татарстан китап нәшриятында Фәнил Галиевнең «Следы остаются...» исемле беренче китабы басыла һәм коллегаларында, укучыларда уңай фикерләр калдыра.
1986 елда Татарстан китап нәшриятында повесть һәм хикәяләр тупланган «По следам призрака» дигән икенче китабы чыга, ул тиз арада таралып бетә, шушы уңайдан матбугат битләрендә уңай рецензияләр басыла.
1989–1994 елларда Ф.Галиевнең яңа китаплары «Тайна лесного дома», «Рассказы следователя Сомова» чыга, һәм «Үтерүче якында йөри» исеме белән татар теленә тәрҗемә ителә. Бу китап Милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте оештырган «Ел китабы – 94» бәйгесендә иң күп укылучы китап дип табыла. Повесть, хикәяләрдә сөйләнгән тикшерүчеләрнең җинаять эшләрен фаш итүе китап сөючеләрне битараф калдырмый.
Ф.Галиевнең язучылык сәләте көннән-көн үсә бара. 1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Искать убийцу» дигән яңа китабы дөнья күрә.
1992 елда ул «Татарстанның атказанган юристы» дигән мактаулы исемгә лаек була, 1983 елда «Хезмәт ветераны» медале, дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Ф.Галиев – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Үтерүче якында гына йөри: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 350 б. – 50000 д.
* * *
Следы остаются: повесть, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 142 с. – 30000 экз.
По следам призрака: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 200 с. – 300000 экз.
Тайна лесного дома: повесть, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 177 с. – 50000 экз.
Рассказы следователя Сомова: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 138 с. – 50000 экз.
Искать убийцу: роман, повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 225 с. – 10000 экз.
Частный детектив: повести, рассказы. – Казань: Дом печати, 2005. – 256 с. – 1000 экз.
На перекрестке судеб: повести, рассказы. – Казань: Дом печати, 2007. – 91 с. – 500 экз.
О чем молчали звезды: роман. – Казань: Дом печати, 2008. – 227 с. – 500 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Әмиров К. «Эзләр кала...» // Татарстан яшьләре. – 1983. – 9 июль.
Хәсәнов Н. Үзе юрист, үзе язучы, үзе рәссам... // Теләче хәбәрләре. – 1998. – 17 июль.
Гайнуллина Ф. Талант – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы // Теләче хәбәрләре. – 1999. – 30 июль.
* * *
Петров А. Лауреат московского журнала // Сов. Татария. – 1984. – 2 февр.
Амиров К. «По следам призрака» // Веч. Казань. – 1986. – 12 авг.
Столяров В. «Искать убийцу» // Веч. Казань. – 1995. – 2 февр.
|
|