поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИ ГОМӘР

(1900–1954)

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы-прозаик Гомәр Гали (Гомәр Билал улы Галиев) 1900 елның 16 июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Буа районы Иске Тинчәле авылында игенче гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк белем алырга омтыла: авыл мәдрәсәсен тәмамлый, үзлегеннән күп укый. Яшүсмер чагында бәхет эзләп читкә чыгып китә һәм 1919 елга кадәр Донбасс шахталарында эшли, аннан, Кызыл Армиягә язылып, Гражданнар сугышы фронтларында йөри. 1921 елны Казанга килеп, Татар коммунистлары университетының әдәбият бүлегенә укырга керә.

1919–1920 елларда ук каләм тибрәтә башлаган Гомәр Гали, Казанга килгәч, чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1922–1925 еллар арасында «Кызыл Шәрекъ яшьләре», «Безнең юл» журналларында аның инкыйлабтан соң татар авылы тормышында барган социаль үзгәрешләрне, Гражданнар сугышына бәйле вакыйгаларны сурәтләгән «Биктимер ничек эшче булды», «Ат саклаганда», «Кубань буйларында», «Таң кияве», «Беренче мәхәббәт», «Утыз бишәү, әти» кебек хикәяләре һәм газеталарда беренче тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре басылып чыга.

1925 елда ТКУны тәмамлагач, Гомәр Галине җаваплы урынга – татар әдипләренең төп матбугат басмасы «Безнең юл» журналының баш мөхәррире итеп билгелиләр. Шул ук елда Татарстан хөкүмәте аны сәнгать белгече П.Дульский белән бергә чит илгә – Парижда уздырылган декоратив сәнгать күргәзмәсен карап кайтырга җибәрә. Аның бу сәяхәттән алган тәэсирләре, юл язмалары рәвешендә, фоторәсемнәр белән бизәлеп, 1926 елда аерым китап булып басылып чыга.

1927 елда Гомәр Гали Татарстан дәүләт китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Биредә озак еллар (1927–1937) эшләү дәверендә актив җәмәгать эше дә алып бара: Татар пролетар язучылары ассоциациясенең (ТАППның) бюро әгъзасы, «Безнең юл», «Совет әдәбияты» журналларының редакцион коллегиясе әгъзасы, 1932–1934 елларда исә Татарстан совет язучылары Берлеген оештыру комитеты җитәкчеләреннән берсе була. Бер үк вакытта Казандагы югары уку йортларында татар әдәбиятыннан лекцияләр укый.

Егерменче еллар ахыры һәм утызынчы еллар башы – Гомәр Галинең әдәбият тәнкыйтьчесе буларак формалашу һәм үсү еллары да. Беренче мәкаләләре белән үк ул үзен әдәбиятның асылын тирән аңлаган, эрудицияле тәнкыйтьче итеп таныта. Аның Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ, Х.Туфан кебек язучыларның иҗатларына багышланган хезмәтләре анализлау диапазонының киңлеге, фикри тирәнлеге, карашларының принципиаль булуы белән аерылып торалар. Дөрес, аларда большевиклар идеологиясенә яраштырылган, әдәбият, сәнгатьнең асыл хасиятенә каршы килгән, аны вульгарлаштырган раслаулар, җитди теоретик ялгышлар да күп очрый. Монысы – ул заман әдәбият белеменең гомум бәласе. Идеологиягә буйсындырылган мондый раслаулар тәнкыйтьченең мәктәптә әдәбият укытуның торышы, театрларның репертуары, Язучылар оешмасының бурычлары турында язган күпсанлы публицистик мәкаләләрендә дә үзләрен сиздерәләр.

Әмма рәсми идеологиягә никадәр генә турылыклы хезмәт итмәсен, тоталитар режим оештырган репрессияләр шаукымыннан Гомәр Гали дә котылып кала алмый. 1937 елның 9 мартында ул кулга алына. Аны «контрреволюцион троцкийчыл оешма»да әгъза булып торуда гаеплиләр. Шул ук елның 15 августында СССР Югары Мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе Г.Галине ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагы биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Хөкем карары буенча башта Владимир, аннан Орел шәһәрләре төрмәсендә утыра, төп хөкем срогы исә төньякта – Норильскидагы сәяси тоткыннар лагеренда үтә, анда металлургия заводы төзешә, корыч кою цехында эшли. 1947 елның 10 мартында срогын тутырып иреккә чыга. Әүвәл берничә ай заводта хуҗалык мөдире булып хезмәт итә, аннан, туган авылына кайтып, ярты елга якын ата-аналары янында тора. 1948 елның башында аңа Казанга гаиләсе янына кайтырга рөхсәт итәләр. Монда ул шифаханәдә медстатистик булып эшли башлый, әмма 1949 елның 23 июнендә, янәдән кулга алынып, Красноярск краена гомерлек сөргенгә җибәрелә. Шунда сөргендә эшләгәндә, 1954 елның 5 июлендә бер хезмәттәше тарафыннан кыйнап үтерелә.

Табигатьтән талантлы иҗади шәхесне тоталитар режим әнә шулай фаҗигале язмышка дучар итә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бәхет: хикәя. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1924. – 15 б. – 5000 д.
Чит илләрдә: истәлекләр. – Казан: Гажур, 1926. – 84 б. – 10000 д.
Кубан буйларында: [хикәяләр җыентыгы]. – Казан: Татиздат, 1927. – 80 б. – 3000 д.
Ун ел эчендә татар матур әдәбияты (1920–1930) / төз. Г.Гали, Г.Нигъмәти, К.Нәҗми. – Казан, 1930. – 472 б. – 3000 д.
Г.Гомәр хикәяләре. – Казан: Яңалиф, 1931. – 104 б. – 3000 д.
Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә. – Казан: Яңалиф, 1931. – 135 б. – 3000 д.
Кечкенә эшче: балалар өчен хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 25 б. – 5100 д.
Сайланма әсәрләр: хикәяләр, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, публицистика / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 380 б. – 7000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Нигез ташларын салганда // Г.Ахунов. Әдәби язмышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 5–21 б.
Шамов А. Хатирәләрдән берсе // Казан утлары. – 1981. – № 9. – 172–176 б.
Мостафин Р. Укылмаган гариза // Шәһри Казан. – 2000. – 16 июнь.
Гаташ Р. Гомәр Галинең тууына 100 ел // Казан утлары. – 2000. – № 6. – 186–187 б.
Әхмәтов Р. Онытмыйбыз // Ватаным Татарстан – 2000. – 30 июнь.
Батулла Р. Зиндан эчләрендә зиндан // Мәдәни җомга. – 2000. – 11 авг.
Сафиуллин Ә. Татар әдәбиятының премьер-министры // Ватаным Татарстан. – 2000. – 18 нояб.
Сабиров С. Гаделсезлек корбаны // Мәдәни җомга. – 2001. – 27 апр.
Әхмәт Р. Гомәр Гали хатлары // Шәһри Казан. – 2001. – 13, 17 сент.
Мостафин Р. Казасыз җәза // Мәдәни җомга. – 2002. – 29 март.
Мусин М. Гомәр Гали турында истәлекләр. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 270 б.
Әхмәт Р. Мондый күркәм истәлек тора күрсен өстәлеп // Мәдәни җомга. – 2002. – 14 июнь.
Мусин М. Һәммәбез дә Хак Тәгалә хөкемендә, әмма... // Шәһри Казан. – 2004. – 10 сент.

* * *
Мустафин Р. «Во мне вековая трудовая кровь» // Казанские ведомости. – 2000. – 15 июня.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»