|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ФЛЭШМОБЯшь кешеләр яраткан шөгыле буенча үзенең ишләрен табалар һәм төркем булып оешалар. Аннары бу төркем вәкилләренә сәер яңгырашлы атама тагыла. Бу бигрәк тә шәһәр яшьләренә хас. Моңарчы ишетелгән рокерлар, скинхедлар, райдерлар, клабберлар рәтенә инде флэшмоберлар өстәлде. Флэшмоб тарафдарларының максаты — шәһәрнең берәр урынында көтмәгәндә җыелып, берәр мәгънәсезлек эшләү. Күз алдыгызга китерегез, урам буйлап барасыз, ә юл уртасында егермеләп кеше, җиргә утырып, бәрәңге әрчи. Яки барысы бергә артыгыздан ияреп китәләр һәм барысы да сезгә карый. Яки мондый очрак: музыкаль киоскта берәр җырны яңгыратырга сорыйсыз. Шунда бер төркем яшьләр йөгереп килә һәм бергә бии башлыйлар. Бу флэшмоберлар үткәргән акцияләрнең берничөсе генә. Аларда мәгънә эзләргә ашыкмагыз, чөнки ул юк! Шуңа күрә флэшмоберларны юләрләр йортыннан качкан кешеләр дип уйлаучылар да бар. |
Иң күп укылган
|