|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ФӘЕЗХАНОВ ГАБДЕЛГАЛЛӘМ
(1850–1910)
Язучы, тәрҗемәче Габделгалләм Фәезханов элекке Сембер губернасы Курмыш өязе Сабанчай (Сабачай) авылында туа. Мәшһүр мәгърифәтче галим Хөсәен Фәезхановның бертуган энесе. Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә укый. 1880 елны Уфада Татар учительләр мәктәбен тәмамлый. Соңыннан сәүдә контораларында эшли. Г.Фәезханов 1893 елга өстәл календаре да бастырып чыгара.
Ул 1910 елның 13 гыйнварында Уфада вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Татар телгә кыскача гыйльме сарыф. – Казан (?), 1887. – 32 б.
Гомум җәгърафия. – Казан (?), 1888. – 117 б.
Тутыйнамә: һинд фантастик хикәяләре. – Казан (?), 1891. – 168 б.
Мөхәррик әл-әфкяр: фикерләр уяткыч. – Казан (?), 1891.
Хикайәт вә мәкаләт: халык әкиятләре һәм мәкальләре. – (?) 1891. – 31 б.
* * *
Ибн әл-Мөкаффаг. Кәлилә вә Димнә: һинд мәсәлләре. – 1 кисәк. – Казан, 1889. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
Ибн әл-Мөкаффаг. Кәлилә вә Димнә: һинд мәсәлләре. – 2 кисәк. – Казан, 1889. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
Ибн әл-Мөкаффаг. Кәлилә вә Димнә һинд мәсәлләре. – 3 кисәк, тулы басма. – Казан, 1892. (Гарәпчәдән тәрҗемә.)
Баһадирхан Ә. Шәҗәрәи төрки: төрки халыкларның нәсел язуы. – Казан, 1891. – 222 б. (Чыгътайчадан тәрҗемә.)
Ибн әл-Мөкаффаг. Кәлилә вә Димнә: һинд мәсәлләре / кереш сүз авт. Н.Нәккаш-Исмәгыйль. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 255 б. – 1000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1988. – 25–37 б.
* * *
Газизуллин Ф. Дорога к правде: монография: татарская экономическая литература 1880–1917 гг. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – С. 94–142.
Усманов М. Заветная мечта Хусаина Фаизханова: повесть о жизни и деятельности. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – С. 199–214.
|
|