поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

ЭЗЛӘҮ СИСТЕМАЛАРЫ

Без еш кына: «Интернетта теләсә нәрсә бар», «Пәрәвездә ни теләсәң, шуны табып була»,— дип әйтәбез. Чыннан да, интернет ул чиксез океанны хәтерләтә. Андагы мәгълүматның иге-чиге юк. Әмма шушы мәгълүмат диңгезеннән үзеңә кирәкле «су тамчысы»н ничек эзләп табарга? Ярый ла кирәкле сайтның адресы хәтереңдә булса. Ә бит күп очракта без интернетка «нульдән» килеп керәбез. Бу вакытта безгә пәрәвездә урнашкан эзләү системалары (поисковые системы) ярдәмгә килә. Беренче карашка алар башка сайтлардан әллә ни аерылмыйлар да сыман. Ә уйлап карасаң, эзләү системаларының интернет кулланучыларына китергән файдасы бәяләп бетергесез. Шуңа күрә аларның рейтингы югары. Ягъни башка сайтлар белән чагыштырганда, аларга күбрәк кеше керә. Бу — табигый хәл. Интернет белән файдаланучылар көн дә пәрәвездә нинди дә булса мәгълүмат эзлиләр. Берәүләргә — автомобиль, икенчеләргә — бию, өченчеләргә сайлаулар турында яңалыклар кирәк. Хикмәт шунда: эзләү системасында «автомобиль», «бию» яки «сайлаулар» дигән сүзләрне язу җитә. «Эһ» дигәнче, экранда шушы сүзләр телгә алынган сайтлар исемлеге килеп чыга. Теләсә кайсына кер! Инде тагын да төгәлрәк мәгълүмат кирәк булса, сүзтезмә, хәтта җөмлә дә язарга була.

Кайсы эзләү системасы тулырак, ышанычлырак һәм уңайлырак? Бу турыда компьютерчылар арасында бәхәс күптәннән бара. Һәр кеше үзе ошаткан сайтын мактый. Сайлау мөмкинлеге зур — www.yandex.ru, www.rambler.ru, www.aport.ru, www.yahoo.ru һ. б.

Күбесендә бушлай электрон почта әрҗәсе дә ачарга була. Әле шунысы да бар: эзләү системалары текстларны гына түгел, фотоларны да тиз табып бирә. Әйтик, «скрипка» дип язсак, шушы уен коралының меңләгән сурәте килеп чыгачак. Теләсәк, кирәкле мәгълүматны бөтен дөнья буйлап түгел, ә интернетның рус телле өлешеннән генә эзләргә мөмкин. Күптән түгел татарча эзләү системасы да барлыкка килде. google.com/intl/tt адресы буенча татарча эзли аласыз. Монда кирәкле татар сүзләрен, җөмләләрне пәрәвездән җиңел эзләп табарга була.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»