Наилә Демидова 1951 елның 27 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Бәкәбез авылында туган. Яңа Усы авылында китапханә мөдире булып эшли.
Без бәләкәй чакта
Нишләдең син, авылым?
Без бәләкәй чакта синең, авылым,
Тигез, матур иде юлларың.
Урамнарың яшел чирәм иде,
Шаулап тора иде аланың.
Куеныңда синең аунап үстек,
Тәгәрәдек йомшак чирәмдә.
Мәдхиямне укыйм башым иеп,
Шәрәләнеп беткән аланга.
Буаларың диңгез кебек иде,
Су кердек без көнгә ун тапкыр.
Күлләрең дә кипте, буаларың китте,
Тугайларың калды тап-такыр.
Аланнарың билдән печән иде,
Гөрләп тора иде болыннар.
Арыган чакта көч-куәтләр биреп,
Ђй сыздыра иде гармуннар.
“Кая китте безнең гармунчыбыз,
Гармун моңы?” диеп уйланам.
Авылымның матур вакытларын
Төшләремдә күреп уянам.
Калмыяңда керләр чайкый идек –
Мәңге онытылмас шулары.
Улаклардан тулып ага иде
Тегермәннең җылы сулары.
Күперләрең, чишмәләрең җимерек,
Караңгыда, сазда йөзәбез.
Хулиганлык, бурлык чәчәк ата –
Тешне кысып, сыкрап түзәбез.
Кешеләрең гадел, гади иде,
Саф күңелле иде яшьләрең.
Хәзергеләр кыйнап, изеп китә.
Нишләдең син, авылым, нишләдең?
Урлашуга, вату җимерүләргә
Ничекләр бер киртә куясы?
Түзә алмас, үчен алыр бездән
Авылыбызның нигез хуҗасы.
Авылым урамы
Минем авылым бик гади
Урамнары төз генә.
Төз урамнар буйлап барам,
Син, йөрәгем, түз генә.
Җәй айларында урамым
Яшел юрган ябына.
Кич җиттеме өйләрендә
Зәңгәр утлар кабына.
Таң әтәчләре кычкырып,
Авылымны уята.
Кич булдымы авыл ямьләп,
Урамнан көтү кайта.
Авылымның урамнарын
Гөлчәчәкләргә тиңлим.
Чишмә суыннан кайнатканда
Сөенп урам иңлим.
Җәй
Менә тагын җәйләр җитте
Ал чәчәкләре белән.
Сандугачлар өзелеп сайрый,
Күңел моңнары белән.
Юл буйларына тезелә.
Аллы-гөлле чәчәкләр.
И ходаем, исән булыйк –
Шушы җәйдә теләкләр
Көннәр тыныч кына булсын
Ямьле, матур җәйләрдә.
Мал-туарлар исән булсын,
Утлап йөрсен җәйләүдә.
Игеннәре күкрәп уңсын,
Башаклар тулып торсын.
Быелгы җәйләребез дә
Гел куанычта узсын.
* * *
Татар теле – газиз тел дип,
Дөрес әйткән бабайлар.
Ялгыш сөйләшә күрмәгез –
Акыллы тиз абайлар.
Илленче ел балалары –
Без бит аны аңлыйбыз.
Соң булса да, уң булсын дип,
Татарларны барлыйбыз.
Ата-бабабыз теленә
Тешләрен кайраучы бар.
Саф татарча сөйләшүне
Түбәнлеккә санаучы бар.
Бар бит әле арабызда
Татар телен “белмәүче”.
Юк дисәң дә, табылып тора
Телдән гаеп эзләүче.
Татар теле – иң газиз тел.
Шуны белегез, дуслар.
Телгә тел-теш тидермәгез,
Күңелләре гел бушлар.