поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БӘЙРӘМОВА ГӨЛЗАДА

Шагыйрә Гөлзада Әүхәди кызы Бәйрәмова 1963 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында дөньяга килә. 1970–1974 елларда әлеге авылның башлангыч мәктәбендә, 1974–1980 елларда Олы Шыңар урта мәктәбендә белем ала. 1980–1985 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Шигырьләре, кыска-кыска язмалары белән мәктәптә укыганда ук район һәм республика газеталарында катнашып килә. 1987–1989 елларда милли китапханәдә, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли. Шигырьләре, әдәбият-сәнгатькә караган мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә, укучылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан яратып кабул ителә.

Г.Бәйрәмованың иҗатына тирән фикерләү, образлы сурәтләү хас, шигырьләрендә тормыш тәҗрибәсенә тупланган гамьле дә, моңлы да булган хакыйкать ята. Шагыйрә проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый, матбугатта хикәяләре күренә башлау шуны раслый.

Г.Бәйрәмова – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Әле кайчан гына...: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 126 б. – 1000 д.

* * *
Мин Тукайга киләм: шигырьләр / төз. Г.Бәйрәмова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 192 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гаташ Р. Шигырьләренә кереш сүз // Мәдәни җомга. – 2003. – 21 февр.
Гаташ Р. Шигырьләренә кереш сүз // Сөембикә. – 2005. – № 3. – 29 б.
Зарипова Ф. Сәясәтне әйдә ирләр язсын // Шәһри Казан. – 2007. – 2 март.
Низами Р. Шигырьләр әверелә язмышка... // Мәдәни җомга. – 2007. – № 6.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»