|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.БЕЛӘШЕВ АЛЛАЯР(19 йөзнең ахыры, Рязань губ., Әҗе а. — ?), язучы, төбәк тарихчысы. Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. 20 йөз башларында Урта Азиядә мөгаллимлек итә. 1915 елда «Шура» ж-лында беренче шигырьләре басыла. Шул ук елда "Көйле сүзләр бәйләме" дигән шигъри җыентыгы дөнья күрә. Төркестанда яшәүче халыкларның этнографиясенә һәм тарихына багышланган күп кенә мәкаләләр һәм туган авылының тарихи үткәнен бәян иткән «Әҗе авылы хакында» (1924) исемле китап авторы. Шул китапта китерелгән библиографик белешмәгә караганда, Б. дистәдән артык исемдә фәнни-популяр һәм әдәби әсәр язган.
|
Иң күп укылган
|