поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БӘДИГЫЙ ХӘНӘФИ

Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә.

1964–1967 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

1970 елда университетны тәмамлаганнан соң, Кама Тамагы һәм Арча районы урта мәктәпләрендә ун ел чамасы директор булып эшли.

1981 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын читтән торып тәмамлый. 1982 елда «Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта.

Х.Бәдигый журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә: «Коммунизмга» газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, «Мирас» журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук мавыкса да, моңа җитди әһәмият бирми, язганнары матбугатта соңрак – алтмышынчы-җитмешенче елларда гына күренә башлый.

Шул еллардан соң аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре һәм поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда даими рәвештә басылып тора.

Моннан тыш аның үзе иҗат иткән дистәдән артык җыр-көйләре бар.

Х.Бәдигый – 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Абага чәчәге: әдәби тәнкыйть, эссе, рецензияләр. – Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2001. – 192 б. – 1000 д.
Күңел ялкыны: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. К.Латыйп. – Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2002. – 184 б. – 1000 д.
Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 1000 д.

* * *
Уроки татарского языка: самоучитель. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 256 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гаффар Ә. Чәчәкләрнең иң күркәмнәре // Ватаным Татарстан. – 1998. – 16 окт.
Гаффар Ә. Фасыллардан асыллар // Мирас. – 1999. – № 10. – 54 б.
Гарданов Х. Күңел күзе // Мирас. – 2001. – № 1. – 47–54 б.
Садә Г. Гөлләрнең дә телен белә ул мөгаллим // Мәгърифәт. – 2001. – 10 февр.
Зәйнетдинов Г. Гөлләр теле // Арча хәбәрләре. – 2001. – 24 июнь.
Әхмәтҗанов М. Чынлап чәчәк аткан абага // Мәгърифәт. – 2002. – 30 март.
Әхмәдулла Ш. Хакыйкать күзе // Мирас. – 2002. – № 9. – 153–157 б.
Гыйззәтуллин Р. Күңелендә ялкын йөртә // Татар иле. – 2003. – № 33.
Айтуганов Б. Рухи тамырлар ялкыны // Татарстан хәбәрләре. – 2003. – № 25.
Гадел Ә. Шагыйрьнең күңел ялкыны җылыта күңелләрне // Шәһри Казан. – 2003. – 24 окт.
Мәхмүдов Ә. Күңеле балкып тора // Мирас. – 2003. – № 11. – 146–151 б.
Акмал Н. Догалар дулкынында // Мәдәни җомга. – 2004. – 1 окт.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»