|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.БАЛАСАГУНИ1069—1070 елларда язылган «Котадгу белег» («Бәхет белеге») дидактик поэмасының авторы Йосыф Баласагуни Караханилар сараенда хезмәт итүче кеше булган. Әдәби мирасына карап фикер йөрткәндә, ул үз чоры өчен зур белем алган, гарәп һәм фарсы-дари телләрен бик шәп белгән. Шул чорның укымышлы кешеләренә хас булганча, ул заманына билгеле барлык фәннәрдән хәбәрдар булган. М. Кашгари кебек үк Баласагуни да төрки диалектларны яхшы өйрәнгән. Ул төрки әдәби телгә нигез салучылардан хисаплана. Үзенең «Котадгу белег» поэмасы турында ул: «Гарәп һәм таҗик телләрендә күп китаплар язылган. Әмма безнең телебездә бу — беренче әсәр»,— ди.
|
Иң күп укылган
|