|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Җавапсыз мәхәббәт (Иркә)Сөюебез үтсен өчен,
Тырышабыз икәүләп,
Сөйләшенгән салкын сүзләр
Тора җанны игәүләп.
Сөю тулы йөрәгемне
Сиңа калдырып китәм,
Җавапсыз булган мәхәббәтең
Миңа кирәкми, иркәм.
Үзең кабызган учакка
Салкын су сипкән кебек,
Сиңа булган сөюемә
Карадың бары көлеп.
Сөю тулы йөрәгемне
Сиңа калдырып китәм,
Җавапсыз булган мәхәббәтең
Миңа кирәкми, иркәм.
Сиңа булган мәхәббәтем
Бөтен җанымны кыйный.
Миндә күз яше курмәссең
Йөрәгем генә елый.
Сөю тулы йөрәгемне
Сиңа калдырып китәм,
Җавапсыз булган мәхәббәтең
Миңа кирәкми, иркәм. |
Иң күп укылган
|