поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ҖАМАНАКЛЫ КӘРИМ

(1905–1965)

Шагыйрь, әдәбият белгече һәм фольклорчы галим Кәрим Җаманаклы (Кәрим Рәшид улы Рәшидов) 1905 елның 21 гыйнварында элекке Россия империясенең Таврия губернасы Кизләү өязе (хәзер Украина Республикасының Кырым өлкәсе) Җаманак авылында йөземче гаиләсендә дөньяга килә. Большевиклар хакимиятенә кадәр дүрт сыйныфлы авыл мәктәбендә белем ала, аннары, Кырымда Совет хакимияте урнашкач, Симферополь педагогия техникумында һәм 1929–1934 елларда Симферополь педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны аспирантурада укырга калдыралар. 1937 елда ул Кырым татар әдәбияты классигы Хөсәен Шамил Туктаргазыйга багышланган хезмәте нигезендә Казан дәүләт университетында диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1935–1941 елларда Кәрим Җаманаклы Бакчасарайда яши. Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында фольклор секторын җитәкли. Аның бу еллар арасында матбугатта «Әдәбият һәм әдәбиятны өйрәнү терминнары», «Шагыйрь Гомәр Ипчи», «Әйтешләр һәм бию җырлары», «Хикәятләр» исемле гыйльми хезмәтләре, аерым язучыларның иҗатларына караган күләмле мәкаләләре басылып чыга.

Шагыйрь буларак, Кәрим Җаманаклының исеме Кырым татар телендәге көндәлек матбугатта – «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталары һәм «Элгәре» журналы битләрендә 1924 елдан күренә башлый. 1927 елда Бакчасарай шәһәрендә «Азатлык җырлары» исемле беренче шигырьләр җыентыгы, аннан соң «Балаларга Ленин хакында» (1939), «Ана җырлары» (1940), «Бәхетле халыкның җырлары» (1940) дип аталган шигъри китаплары дөнья күрә.

1941–1942 елларда К.Җаманаклы фронтта була. 1944 елда Кырым татар халкын бер гаепсезгә туган җиреннән депортацияләү вакытында ул, милләттәшләре белән бергә Урта Азиягә сөрелеп, бер ел Сәмәркандта яши һәм Сәмәрканд университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында доцент булып эшли.

1945 елда Кәрим Җаманаклы Татарстанга күчеп килергә рөхсәт ала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1965 елның 1 августында вафат була) Алабуга педагогия институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында укытучы-доцент һәм кафедра мөдире булып эшли. Алабугада яшәгәндә әдип, төп педагоглык хезмәтеннән тыш, гыйльми һәм әдәби иҗат эшен дә дәвам иттерә, шигырьләр яза, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил иҗатлары турында мәкаләләр, фәнни тикшеренүләр язып бастыра. Вафатыннан соң, 1978 елда, Ташкентта каләмдәшләре аның «Дусларыма» дип исемләнгән сайланма шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаралар.

К.Җаманаклы – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Азатлык җырлары: шигырьләр. – Бакчасарай (?), 1927.
Ана җырлары: шигырьләр. – Бакчасарай (?), 1940.
Дусларыма: шигырьләр. – Ташкент (?), 1978.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гадел Ә. Кәрим Җаманаклының 100 еллыгына // Шәһри Казан. – 2004. – 28 июль.
Латыйфи Ф. Беренче укытучым иде // Казан утлары. – 2004. – № 12. – 160–163 б.
Сибгатуллина Ә. Кырым бакчасыннан өзелгән гөл // Алабуга нуры. – 2005. – 26 гыйнв.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»