|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АБУШАЕВ ХӨСӘЕНАБУШАЕВ Хөсәен Йосыф улы (псевд. — Абушаев-Атлаши) (19.1.1892, хәзерге Ульянов өлкәсе, Иске Кулаткы р-ны Иске Атлаш авылы. — 1961 елдан соң, Казакъстан ССР), шагыйрь. "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. 1916 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Казакъстанда укытучы булып эшли. Шигырьләре 1909-15 тә "Идел", "Вакыт" газеталарында, "Шура", "Чүкеч" ж-лларында басыла. Аерым шигырьләре "Яңа әдәбият" хрестоматиясенә (1914, төзүчеләре Г.Ибраһимов, Г.Баттал) кертелә. "Алтыннарым" (1915) җыентыгына 22 шигыре керә. Шигырьләрендә тормыштан зарлану мотивлары, моңсу кичерешләр чагылыш таба. Татар халкы арасында мәгърифәт тарату зарурлыгы турында яза. Тукайга багышланган шигырьләре бар. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә. Әд.: Рәми 3. XX гасыр башы татар шигърияте // Мирас. 1998.КЗ.
|
Иң күп укылган
|