поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
08.06.2008

"Ә НИ ӨЧЕН ӘЛЕ ТАТАРДА БУЛМАСКА ТИЕШ?"

Интернетта Мatbugat.ru дигән яңа сайт эшли башлады. Анда татар матбугатында чыгып килүче иң кызыклы язмалар эленеп килә. Дөрес, әлегә унлап газетның гына хәбәрләрен күрергә мөмкин. Әмма киләчәктә бу сан тагын да артырга тиеш. Бу турыда безгә сайтның хуҗасы, журналист Данил Сәфәров сөйләде.

– Данил, сайтның баш исеме астында “Бөтен татар матбугаты” дип язып куйгансыз. Бу чыннан да тормышка ашырырлык шигарьме?

– Әлегә берничә газет белән генә эшлибез. Күбесе белән килешү бар, әкренләп язмалары эленә бара. Әмма бөтен татар матбугатына күзәтү ясау – бик авыр эш. Татарстанда чыгучы татар газет-журналлары бик күп, ә бит әле читтәгеләре күпме! Тагын һәр районда, һәр олы заводта диярлек газет чыга. Без максималь рәвештә иң кызыклыларын гына тәкъдим итәргә җыенабыз.

– Кайбер язмалар “Матбугат.ру” тамгасы белән чыга. Алар кайдан алына?

– Алары үзебезнең оригиналь язмалар. Шулай итеп, Мatbugat.ru ул дайджест язмалардан гына тормый, үзенекен дә тәкъдим итә. Бу үзенә бер электрон газет.

– Газетлар сайт белән хезмәттәшлек итәселәре килсә, сезне ничек тапсыннар?

– Газетлар гына түгел, авторлар да чыксын элемтәгә. Адресыбыз matbugat@mail.ru. Әйтик, берәр журналистның әйтер фикере бар икән – язып җибәрсен. Шунда ук эләчәкбез. Күп очракта бит фикер газетка язарлык зур булмый. Ә безгә бара. Безнең төп өстенлегебез – оперативлык. Журналист язды – берничә минуттан ул инде сайтта! “Интертат”та эшләүче буларак, үзегез дә беләсез моны.

– Әмма мондый сайт үзен аклый алырмы соң? Финанс ягыннан диюем...

– Без бу сайтны акча эшләр өчен ачмадык. Минем эчемдә инде күптәннән: “Ә ни өчен әле татарда булмаска тиеш?” - дигән “корт” яши. Әлеге эшкә дә шул котыртты. Гомумән, татарда күп кенә проектлар коры энтузиазм белән башлана.

– Белүемчә, сайтны эшләгән программист егет тә үзең кебек энтузиаст?

– Әйе, Денис Булатов әле 11 сыйныфта гына укый. Кызык өчен генә сайтка кереп карагыз әле – аны мәктәп укучысы эшләгәндер дип кем әйтер? Мин үземне яшь буын вәкиле, үземчә прогрессив һәм заманча кеше дип саный идем. Әмма безнең арттан тагын да заманчарак һәм прогрессиврак буын үсеп килә. Денис – шул буын вәкиле. Быел ул берьюлы Казан дәүләт техник университетына һәм Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына компьютер буенча укырга керергә җыена. Әгәр аны мондый сәләтләре белән дә укырга алмасалар – дурак булачаклар!

– “Кәеф ничек?” газетын син “нуль”дән күтәргән кешеләрнең берсе. Аны ник ташлап киттең?

–  Миңа ул кызык булмый башлады. Соңгы вакытта эш шартлары да кәнәгатьләндермәде. Ә бит иҗади эштә янып йөрү кирәк. Янмасаң – китүең хәерле. Мин икенчесен сайладым. Газетны гамәлгә ашыручы “Барс-Медиа” компаниясе җитәкчелеге мине аңлады. Үзем ашап киткән тәлинкәгә төкерә торган гадәтем юк, әмма “Барс-Медиа”ның һәр эше белән дә килешеп бетә алмыйм. Тик шунысын танырга кирәк: “Барс-Медиа” – ул профессионаллар командасы. Профессионал булмаган кеше анда эшли алмый. Һәм татарга бик күп яңалыкны нәкъ менә “Барс-Медиа” алып килде.

– “Кәеф ничек?”тән киткәнеңә үкенгән чакларың булмадымы?

– Юк. Белмим, бәлки, киләчәктә килер бу хис. Беренче вакытта “Кәеф ничек”тән ник киттең?” дигән сорау белән аптыратып бетерделәр. Һәр очраган кеше сорый. Инде җавап язып, муенга бейджик асып куярга да уйлаган идем (көлә). Кемдер котлый, кемдер кайгы уртаклаша. Соңгылары күбрәк. Димәк, “Кәеф ничек?”тә баш мөхәррир булуны күпләр дәрәҗәгә саный.

– Ә син болай санамыйсыңмы?

– Юк.

– Синең урынга кем калды?

– Эльвира Гарипова. Без аны газетка бер-ике ел элек чакырган идек, Башкортстаннан күчеп килгән чагы иде. Минем аның белән күп очракта фикерләр туры килә. Өч җөмләсен укысам, дүртенче җөмләсе нинди булыр икәнен беләм. Без бер төрлерәк фикерлибез. Мин Эльвираны җитәкчелеккә тәкъдим иттем һәм алар риза булды.

– Синең журналист белемең бар инде, быел Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, икенче диплом алдың. Әллә икътисад юнәлешендә эшләп китәргә исәплисеңме?

– Юк, журналистика, Интернет, пиар тирәсеннән китәргә җыенмыйм. Ә финанс-икътисад институтында укуым – “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мэкальне артык җитди кабул итүемнең бәласе. Бәлки, берәр кайчан кирәге чыгар...

Чыганак: http://www.intertat.ru/clauses/?pid=1728

Лилия ГАДЕЛЬШИНА
Интертат
№ --- | 28.04.2008

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»