поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.05.2014 Татар халык мәкальләре

Акыллы һәм җүләр

● Акыл алтынны таба, алтын акылны табалмый.
● Акыл булмаса, алтын ни эшкә?
● Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.
● Дөнья киңлегеннән ни файда, аяк киемең тар булса? Буең озынлыктан ни файда, башыңда миең аз булса?
● Буй җитмәгән җиргә уй җитә, корал җитмәгән җиргә хыял җитә.
● Бүре куйдан Туймас, адәм уйдан туймас.
● Ел уйла, минутында эшлә.
● Йөгеректән йөгерек — уй йөгерек.
● Җитездән җитез ни җитез — уй җитез.
● Күп уйлама, уелырсың. Күп шыбырдама, коелырсың,
● Кабаттан уйлаган дөрескәрәк килә.
● Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын!
● Уйлаган табар, уйламаган батар.
● Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең.
● Һәркемнең бер уе бар.
● Аз булса да үз акылың булсын.
● Акыл — акылдан үткен.
● Акыл — алтын таҗ, һәркемнең дә башында булмый.
● Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.
● Акыл яшьтә түгел, башта.
● Акыл көч бирер, көч — йөрәк.
● Акыллы башка таяк кирәкми.
● Акыллы авыр эштә ашыкмый.
● Акыллы алга барыр, артына карар.
● Акыллы ерып чыгалмаслык эш дөньяда юк.
● Акыллының аты да армый, туны да тузмый.
● Акыллы эт тешләми, тешләсә, юкка тешләми.
● Акыллы ярты сүздән аңлый.
● Акылны акчага сатып алып булмый.
● Акылны җил алмый, карак та урламый.
● Акыл хискә буйсынмый.
● Акыл сакал белән бергә үсми.
● Акылыңа акыл куш.
● Аңгыра аңламас, үзсүзле тыңламас.
● Аю көченә ышана, кеше акылына ышана.
● Берәүнең дә сарае буш түгел.
● Буй үстергәнче акыл үстер.
● Кеше күрке акыл, акыл күрке сабыр.
● Кешенең акылы сүзеннән билгеле.
● Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.
● Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
● Ике аяклы ишәкләр дә була.
● Иләс-миләс игә килмәс.
● Чебен дә аңгыраның авыз тирәсен чамалый (Авызы ачык була димәктән).
● Акылсыз башта алтын бүрек тә файда бирмәс.
● Акылсызга бармак ни, уймак ни.
● Акылсыз әйтмәсәң бирмәс, ачмасаң күрмәс.
● Акылсызның артына салам кыстыралар.
● Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.
● Җүләр белән бәйләнгән дә җүләр.
● Җүләр белән җүләр булма.
● Җүләр белән юаш бер.
● Җүләргә акыл кирәкми.
● Җүләргә закон язылмаган.
● Җүләргә сүз әйтсәң, су эчәргә тотына.
● Җүләргә талкан да бер, шалкан да бер.
● Җүләр мактаганны ярата.
● Җүләр мөгезле булмый, мөгезле булса, әнә килә диярләр иде.
● Җүләрнең бүрке юләр булмый — үзе җүләр була.
● Җүләрнең ише булмас, ялкауның эше булмас.
● Җүләрнең уены-чыны бергә.
● Җүләрне чәчкәннәр — тинтәк үскән.
● Җүләр сукса — зур сугар.
● Җүләр сүзен тиз сөйләр.
● Җүләр шул — бер төшкән чокырга янә төшәр.
● Иң акыллы кем? дигәч, җүләр туктап та тормыйча — мин! — дигән ди.
● Ике җүләргә бер акыл да җитә.
● Күке оя кормас, тиле йорт кормас.
● Тилегә думбыра какма.
● Тилене иркәләсәң, башыңа менеп атланыр.
● Тилене котыртма.
● Тиленең уены-чыны бергә, салды җибәрде булыр.
● Тиле сүзен бирмәс.
● Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер.
● Тиле тилене табар.
● Аңкау (аңгыра) уен бозар, тинтәк җыен бозар.
● Ике тинтәк илгә сыймас.
● Тинтәк әйтер дә китәр, сүзенә җавап көтмәс.
● Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.
● Тинтәкнең акылы төштән соң төшәр.
● Тинтәкнең йә кулы тынмас, йә теле тынмас.
● Тинтәк ни тормас, ни утырмас.
● Тинтәк тик торганнан каравыл кычкырыр.
● Ахмак белән киңәшмә, ашаганда сөйләшмә.
● Ахмак борынын күтәрер.
● Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
● Ахмак кеше ярдәм итәм дип ярдан этәр.
● Ахмак үзен мактар.
● Ахмак көндез шәм ягар, мае беткәч, кичен айга багар.
● Ахмакның балта сабы да аркылы.
● Ахмак төйнәгән төенне акыллы да чишә алмас.
● Ахмак үзе белмәс, белгәннең сүзенә күнмәс.
● Акыллы аңлар, ахмак тыңлар.
● Акыллы кешенең бер көне җүләрнең бөтен гомереннән артык.
● Акыллының йөге һәрвакыт ахмак җилкәсендә.
● Акыллының күңелендә, ахмакның телендә.
● Акыллының теле күңелендә, тиленең акылы телендә.
● Акыллының чәче уйдан агара, ахмакның чәче мин дә калмыйм дип юкны уйлап агара.
● Акыллы сүздән курка, ахмак таяктан курка.
● Җүләр белән бал ашаганчы, акыллы белән таш ташы.
● Тиле акыллыны күрә алмый.
● Тиле коега бер таш салыр, йөз акыллы аны чыгарудан гаҗиз булыр.
● Берәүнең акылы икенче берәүнең акылы белән туры килми.
● Кеше акылын ишет, үзеңнеке белән эш ит.
● Кешегә бик күп акыл өйрәткән кешенең үзенә калмый, ди.
● Кеше икмәге белән озак яшәмәссең, кеше акылы белән ерак баралмассың.
● Үз акылын чамалаган хур булмас.
● Үз акылың җитмәсә, кешене тыңла.
● Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак өметенә.
● Берәү кеше батканны күреп батмаска өйрәнә, берәү үзе батып карап өйрәнә.
● Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр.
● Үз атыңны сынар өчен кеше атына утыр.


---
Матбугат.ру
№ --- | 23.05.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»