поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
08.04.2014 Мәдәният

Сәхнә тирәли (Укучы хатлары)

“Черек помидор” ыргыту да кирәк

Бер уйласаң, безнең халыкның киң күңеллелегенә исләрең китмәле. Чаллы радиосыннан “Түребездә кунак бар” тапшыруын тыңласагыз, сезнең дә исегез китәр иде, мөгаен. Көн саен диярлек Чаллыга килеп торган җырчыларга һич тә иренмичә реклама ясап торалар анда. Бишектән генә төшкән “йолдызчык”мы ул, инде картаеп, тавышы да бик чыга алмый башлаган җырчымы – барысын да колач җәеп каршы алып, сөендереп озатабыз.

Безнең халык, кызу канлы итальяннар, яисә испаннар кебек, начар җырлый бу дип, сәхнәгә бервакытта да черек помидор ыргытмаячак. Әмма соңгы еллардагы сәхнә хәлләренә карасаң, кайбер вакытларда бу чара һич тә зыян итмәс иде, мөгаен. Әнә бит, үзен һәвәскәр композитор дип санаган кайбер җырчылар 100 “җыр” язып, аның 100ен дә бер үк көйгә җырлап йөриләр. Юк бит шунда моны битенә бәреп, һичьюгы колагына булса да әйтүче. Киресенчә, үтә дә актив берничә әби туры эфирга чылтыратып, бу “композитор”га мәхәббәтләрен аңлаталар. Тамашачы дөресен әйтүдән курыкканлыктан, аз гына тавышы чыккан “әртистләр”, үзләрен “хәтәр” җырчыга санап, китәләр берзаман Себер якларына гастрольләргә! Ә анда туган якларын сагынып, татар моңына сусап яшәгән милләттәшләр килә дә килә инде концертка! Анда синең белән мин барып җырласак, безне дә алкышларга күмәрләр иде, мөгаен. Аннан кайта теге “җырчы” күкрәк киереп, мин бик тә популяр икән дип, һәм иң мөһиме – кесә тутырып акча алып.

Беркөнне радиодан Фердинанд Сәлахов белән бер яшь җырчының: “Авылларга барачакбыз”, – дигәнен ишетеп куандым. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк әле яңа гына бишектән төшкән “йолдыз”ларга!

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА.
Мөслим-Чаллы.

Күңел күзен ачып карагыз!


Телевизордан ретро-концертны бик яратып карыйбыз, “Мәйдан” программаларын да караштырабыз. Беркөнне Фердинанд Сәлахов бик матур кием киеп, бик матур итеп җырлады. Ә менә аннан соң Илнар Ялалов һәм майка, джинс чалбар кигән егет-кызлар чыкты. Аларны күрүгә күңел чирканып куйды, Илнарның ни турында җырлаганын да аңлый алмадым, күңел кабул итмәде.

Белүемчә, джинс дигәннәрен Америкада эш киеме буларак кияләр. Ә безнекеләр сәхнәгә, күпме кеше алдына шуның белән чыгып боргаланалар. (Бер уйласаң, болар да эш урынында инде анысы). Шулай итеп, сәхнәнең абруен төшерәләр, концертның бөтен ямен, тәмен җибәрәләр.

Тагын шуны әйтәсем килә – хәзер җырчылар фонограммага гына җырлыйлар. Февральдә 800 сум түләп концертка барган идем, шул концертта бер Зөһрә Сәхәбиева гына баянга кушылып “тере” тавыш белән җырлады. Аннан соң, элеккеге елларда концертка баргач, күңелгә ятышлы яңарак җыр ишетеп, шуны эзләп табып, өйдә дә җырлап йөри идем. Ә хәзер җыен шырдый-бырдый җырлар тыңлап ятабыз, истә дә калмый, күңелгә дә тәэсир итми.

Шуны уйлап утырам әле: бер Сара Садыйкова гына да никадәр тылсымлы көйләр язып калдырган, чын-чынлап Моңсара булган икән ул. Яшьләргә үрнәк алырдай кешеләребез бар, күңел күзләрен ачып карарга гына кирәк. Һәм бераз гына булса да яхшы якка үзгәрергә иде.

Әкълимә МОРТАЗИНА.
Казан.

“Йолдыз”лар да бер атыла...


Иң күп “йолдыз”лы милләт бездер инде ул! Тоташ “күк җисемнәре” генә тирә-ягыбызда! Акча түләп, телевидение-радиога шыңшуга охшаш бер-ике “җыру” яздыралар да, үзләрен Аллаһы бар иткән йолдызларга тиңлиләр. Зәвыгы елдан-ел аскарак тәгәрәгән тамашачы боларның яшелле-мөшелле тавыш белән мәгънәсез сүзтезмәләр көйләп маташуына кул чапкач, әллә кемгә әйләнәләр.

Апама бер хезмәттәше, үзем бара алмыйм дип, концертка ике билет биргән. Апам бик үгетләгәч, мин дә барырга ризалаштым. Билетта Нияз Җәләлов дигән җырчы концерты дип язылган иде.

Әмма концерт алдыннан сәхнәдә бөтенләй башка артистлар чыгыш ясасын игълан иттеләр. Баксаң, Нияз Җәләлов атлы “йолдыз”, билетлар аз сатылган дип, үз концертына килүдән баш тарткан... Моны ишеткәч, кәеф кырылды. Салкын авыл клубларына килеп, шәһәр тулай торакларының “Кызыл почмак”ларындагы 20-30 тамашачыга да бер-ике сәгатьлек концертлар куеп китәргә дә авырыксынмаган элеккеге халык җырчыларын күңелемнән барлап, рухларына дога кылып утырдым. Ә монда Нияз дигән егет, аны күрергә дип хәләл акчаларына билет сатып алып, шәһәрнең ерак почмакларыннан җыелышкан милләттәшләренә төкереп тә бирмәгән. Кайткач, балалардан сорармын, интернеттан табып күрсәтегез, тыңлатыгыз әле шул асыл егетне дип, күңелемә салып куйдым...

Концерт башланып киткәч, монда килгәнемә куанып туя алмадым. Н.Җәләлов урынына берсеннән-берсе яшь, матур, талантлы 30лап кыз-егеттән торган ансамбльне чакырганнар мәдәният йорты җитәкчеләре. Түбән Кама каласының “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле икән ул. Күз явын алырлык костюмнардан табаннарыннан ут очырып биюләрен тамаша кылдык, берсеннән-берсе мәгънәле җырлар тыңладык. Кечкенә генә Түбән Каманың шундый шәп ансамбле булсын инде ә, дип шаккаттык.

Кайткач тыңлаттылар Ниязның бер җырын. “Кило ярым перәннек” дигән “шедевр”ны тыңлагач, Ижау кадәр Ижауга ярый әле интегеп килеп йөрмәгән бу бала дип сөендем. Концерт буе түзеп утыра алмас идем, торып, чыгып китеп әдәпсезләнәсе булыр иде.

Гөлсем СӘХИПОВА.
Ижау.

НИШЛӘП?


Нишләп безнең җырчы хатын-кызларыбыз күзгә-башка күренмичә әллә кайларда йөриләр-йөриләр дә, тешләренә тимерчыбык кыршау куйдыргач кына кинәт якты дөньяга чыгып, көне-төне телевизор экраннарында ялтырый башлыйлар икән?

Нишләп безнең җырчы ир-атларның барысының да диярлек аяклары кәкре икән? Нишләп алар сәхнәгә чыгып басу белән шул аякларын аерып куялар икән (араларыннан берьюлы 3-4 фәрештә кереп-чыгып йөри алырлык итеп). Бәлки аларның аяклары турыдыр, бәлки корсаклары һәм арт шәрифләре бүселеп торганлыктан чалбарлары тартылып, аларны бозып күрсәтәдер?

Аяк димәктән, нишләп җырчы хатын-кызлар сәхнәгә озын итәкле күлмәк киеп чыкканда аларның бөтенесенең дә итәкләре гадәттә сул яктан билгә кадәр ерылган була икән? Дөрес, бик сирәк кенә озын итәкләрен уң яктан еручылар да очрый. Күрәсең, җырчы хатын-кызларыбыз кайсы аяклары матуррак, итәкне шул яктан ералардыр.

Нишләп безнең җырчылар сәхнәгә чыккач “сезгә җыр бүләк итәбез” дип әйтәләр икән? Кем сораган алардан бүләк? Сәхнәгә чыккач, бүләк-мүләкләрсез генә җырлап, телләренә салынмыйча гына кереп китсәләр ни була?

И.ШАКИРОВ.
Казан.  


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»