поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
12.02.2014 Мәгариф

Плагиатка ау сезоны ачык!

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа конкурс игълан итте. Төп шарты – плагиат белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төшеп, министрлыкның югары аттестация комиссиясенә хәбәр итү. Билгеле булганча, зур урында утыручыларның фәнни хезмәтләрен моңарчы да тикшерә, «урланган» текст белән тотылучыларның эшләрен гамәлдән чыгара килделәр. Хәзер исә министрлык, «конкурс» дигән җим әзерләп, чып-чын ау сезоны ачып җибәрергә булган.

Бүген, фәнни эшләрне тикшерү өчен, «Антиплагиат» программасы кулланыла. Галимнәр бу системаның камиллектән ерак булуын таныды инде. Ник дигәндә, «Антиплагиат» бөтендөнья «пәрәвезе»ндә сакланган мәгълүмат белән генә эш итә. Базага кертелмәгән китаплардан рәхәтләнеп күчереп була дигән сүз инде бу. Тик бу яктан зур куркыныч янамый. Яңа технологияләр заманында кем китапханәдә кәгазьгә күмелеп утырсын ди?! «Антиплагиат»ның теше үтми торган һәм иң киң таралган ысул – кеше язганны үз сүзләрең белән үзгәртеп чыгу. Әйтик, «минемчә» дигән сүзне «минем фикеремчә» яки «миңа калса» дип үзгәртсәң, ул плагиат булмый бит инде, ә синекенә әйләнә!

Министрлыкта, 2000 елгы хезмәтләрдән башлап, һәр диссертацияне энә күзе аша үткәрергә уйлыйлар. Тик шунысы бар: плагиатлыкта тотылган бөтен кешенең дә гыйльми дәрәҗәсен гамәлдән чыгарып булмаячак. 2011 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк яклаганнар судан коры чыгачак.

Кеше хезмәтен үзеңнеке дип тәкъдим итүне мәктәп эскәмиясеннән үк күзәтчелеккә алырга кирәкмиме икән? Кибет киштәләрендә инша үрнәкләре тупланган китаплар тезелеп тора, Интернетта да әзер рефератлар җитәрлек – күчермәс җирдән күчерерсең! Менә укытучылар алай уйламый икән. Кама Аланының 1 нче гомуми белем бирү мәктәбендә (Түбән Кама районы) тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытучы Лидия Гурьянова: «Рефератны укучы болай да тулысынча үзе генә язмый, мәгълүматны төрле чыганаклардан туплый. Мәктәпнең төп максаты – рефератны дөрес итеп, ягъни фәнни хезмәтнең төзелешен саклап язарга, аны якларга өйрәтү. Шуңа күрә анда плагиат дип артык бәйләнмәскә тырышам. Менә эссе яки инша язганда баланың үз фикере булу-булмауга игътибар бирәм. Җәмгыять белеменнән БДИда эссе язарга кирәк, аңа 7 нче сыйныфтан ук өйрәтә башлыйбыз», – дип сөйләде.

Лидия Павловнаның сүзләре белән Татарстанның икенче почмагындагы коллегасы да килешә. Арча районының Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Нәбиуллина фикеренчә, плагиатка да бертөрле генә бәя биреп булмый. «Без балаларны ятлап бетерәбез бит инде, шуңа күрә, кем күчергән, кем үзе язганлыкны аеру кыен түгел. Була шундый укучылар: алар кабат-кабат биреп яздырсаң да, күчерүдән ары уза алмый, үз фикерен җиткерә белми. Ә кайбер балаларга яхшы иҗади эш алып килергә ялкаулык кына комачаулый. Андыйларга яңадан язып килергә биреп җибәрәм», – ди ул.

Укытучылар диссертацияләрне кабат тикшерүне хуплый. «Бөтен кеше күчереп кенә зур урынга утыра башласа, нәрсә була инде ул?» – ди алар. Бүген илдә 602 дисертация советы эшен туктатырга мәҗбүр булган инде. Ау сезоны ахырына бу сан ике-өч тапкыр артса да, аптырарлык түгел. 


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»