поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
28.03.2013 Җәмгыять

Килер бер көн – хәерчеләр йөрер төркем-төркем...

Күптән түгел Санкт-Петербург полициясе метрода мигрантларны хәер сорашырга мәҗбүр итүдә шикләнеп, ике кешене кулга алган булган. Алар чит илләрдән “эшчеләр” сатып алган яки ялган белән алып килгәннәр. Һәм шундый бер “эшченең” хәер соранып көненә 20 дән 70 мең сумга кадәр акча эшләве ачыкланган!

Соңгы вакытта Казанда урамда хәер сорашучылар азайды кебек. 2011 ел ахырында урамда хәер сорашып йөргәндә 6 яшьлек Үзбәкстан кызы машина астына кергәч, башкала урамнарын теләнүче чегәннәр һәм “инвалид”лардан шактый чистарттылар. Шулай да, әле бөтенләй бетерә алмыйлар. Чөнки урамда теләнеп йөргән өчен җинаять җаваплылыгы да, административ җәза да каралмаган.

— Урамда хәер сорашып утыручы аяксыз-кулсызларга, әфган киемендәгеләргә һәм җирасты юлында уен коралында уйнап утыручы сукыр музыкантларга хәер бирәм, — ди җырчы Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА. — Сәламәт кеше кулын сузып басып тора икән, аңа ләгънәт укып, сүгеп китәм.

Хәмидә МӨХЕТДИНОВА, Казан:

— Урамда хәер сорашып утыручыларның төрлесе бар бит. Бик фәкыйрь күренгәннәренә хәер бирәм анысы, балаларын тотып утыручыларга да битараф кала алмыйм. Кызганам. Болар чын-чынлап хәер акчасына мохтаҗдыр дип уйлыйм. Ә менә сау-сәламәт ир-ат кул күтәреп акча сорап тора икән, аның яныннан үтәм дә китәм. Эшкә сәләтле кеше хезмәттә булырга тиеш дип саныйм!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире:

— Заманында теләнүчеләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым. Ничектер уңайсыз була иде. Соңгы елларда дин белән кызыксынып, мәчеткә йөри башлагач, кулын сузып урамга чыгучыларга кискен карыйм. Чөнки бүген ачлык чоры түгел. Инвалид икәнсең, пенсия алырга мөмкинлек бар, сәламәт кеше эшләп акча таба ала.

Хәер, сәдака ул чын-чынлап мохтаҗларга гына бирелергә тиеш. Һәм аны белгән кешемә генә бирәм.

Бервакыт урамнан узып барганда, баламны дәваларга акча кирәк, дип соранып басып торган хатын-кызга игътибар иттем. Янына килдем дә, мин журналист, әйдәгез, сезнең хакта газетага язабыз, дидем. Качты бу миннән. Икенче көнне тагын очраттым. Нишләп алай эшлисең, дип сорагач, синең ни эшең бар, дип җавап бирде. Шуннан аңладым: бу моның кәсебе, мин әйтәм.

Илфак ШИҺАПОВ, журналист:

— Урамда хәер сорашучыларга сайлап кына акча бирәм. Инвалидлар, үзебезнең халык булса, кесәмдәге акчаны кызганмыйм. Ә менә бала тотып утыручылар теләнүне бизнеска әйләндерә. Безнең йорт каршындагы базар кырыенда, гадәттә, махмырдан интегеп йөрүче ир-атлар була. Менә аларга 30-50, кайчак 100 сум да биреп китәм. Чөнки андый вакытта 100 грамм хәмер аларның гомерен саклап калырга мөмкин. Һәр дүшәмбе, мәсәлән, күрше подъезддагы ир-ат күзгә карап тилмереп, калтырап басып тора. Әле ул өметле итеп синең күзләреңә бага. Ничек бирмисең? Эчсә дә, ул кемнеңдер газиз баласы бит. Шундый чир белән авыргач, жәллим инде. Шуңамы, безнең тирәдәге бөтен исерек минем белән кул биреп исәнләшә.

Мәлик хәзрәт ИБРАҺИМОВ, Чаллыда яңа төзелеп килүче җәмигъ мәчете имам-хатибы:

— Бүген сорашып утыруны кәсепкә әйләндерүчеләр шактый. Мондыйларның Кыямәт көнендә битендә ит булмас, дип язылган бер хәдистә. Чөнки мөмкинлеге булып та, мескенгә салышып, кешедән теләнеп йөрү (арабызда андыйлар да бар) бик зур гөнаһ. Чаллыда җирасты юлында кул күтәреп хәер өмет итеп утыручыларны еш күрергә туры килә. Андыйлар янына килеп, акча урынына ипи бирергә киңәш итәр идем. Әгәр ризасызлык белдерсә, бу аферист. Яисә хезмәткә чакырып, мохтаҗ кешенең күңелен тикшереп карарга мөмкин. Кемнең кем икәне шунда беленә. Әйтик, хуҗалыкка аны алып килеп кар көрәтеп, машина юдыртып. Сиңа да файда, аңа да. Иманым камил, андыйлар мондый тәкъдимнән баш тартачак.


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ | 28.03.2013
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»