поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
30.08.2012 Мәгариф

Берәүнең дә "савым сыеры" буласы килми

Аналитиклар никадәр генә чаң сукмасын, юрист, икътисадчы, банкир, бухгалтер, финансист булырга теләүчеләр саны һич тә кимеми, югары уку йортларында бу белгечлекләргә конкурслар хәттин аша.

Иң гаҗәбе дәүләт тә мәсьә­ләне үз агымына куеп кына калмый, әлеге һөнәрләрне алырга теләүче яшьләргә теләктәшлек белдерә: хөкүмәт күзлегеннән караганда, юридик һәм икътисад факультетлары киләчәге иң өметлеләрдән санала. Һәрхәлдә, яңа кузгалып килүче оптимальләштерү дулкынында бу факультетларның бюджет бүлекләре әллә ни зыян күрмәс төсле. Ә илнең киләчәге өчен техник белгечлекләр әһәмиятлерәк, сә­нәгать­не үстерим дисәң, нәкъ менә шулар җитешми. Ә югарыда искә алынган белгечлекләрнең популярлыгы исә гади генә ике формула белән аңлатыла: "җәмгыятьтә законлылык аз булган саен, юристлар күбрәк таләп ителә" һәм "бухгалтер каләмнең бер сызуы ярдәмендә ун талаучы-баскынчыга караганда күб­рәк урлый". Һәрнәрсәдән файда алырга омтылган прагматик җәмгыять әгъзалары ихтыярсыздан менә шул принципларга өметләрен юнәлтәләр. Артык көчәнми генә матди якны шулар тәэмин итәр дип уйлыйлар. Сөйлиләр бит әле: бер адвокат конторасында бу профессиянең асылын аңлата торган картина эленеп тора: ике мужик сыер кемнеке дип бәхәсләшә, берсе аның мөгезеннән тарта, икенчесе – койрыгыннан, ә бу вакытта адвокат тыныч кына сыерны сава икән. Менә шул сыерны асрамый гына аны "саву" теләге күпләрне алга өнди. Хәтта еш хөкүмәттә дә "саву" өчен еш кына сыер асраучылар да кирәк икәнен онытып җибәрәләр. Нәтиҗәдә, Горбачев әйтмешли, "паритет" югала: "савучылар" чиктән аша, "сыерлар" исә җи­теш­ми, берәүнең дә савым сыеры буласы килми, ягъни төзүче, завод-фабрика эшчесе кебек һөнәрләрне яшьләр әйләнеп узарга тырыша.

Әмма һөнәрең ярдәмендә гадел рәвештә уңышка ирешәсең, чын профессионал, үз эшеңнең остасы буласың килсә, Стив Джобс принципларын нигез итеп алырга кирәк булачак. "Мин инанам: миңа үз эшемне дәвам итәргә ярдәм иткән бер­дәнбер нәрсә – аны яратуым булды. Сезгә яраткан нәрсәгезне табарга кирәк. ... Сезнең эшегез гомерегезнең күпчелек өлешен алып торачак һәм канәгать булуның бердәнбер ысулы – сез үзегез иң бөек эш дип санаганны эшләү. Ә бөек эшләр башкаруның бердәнбер ысулы – эшеңне ярату", – ди ул. Шушы принциптан башка гына чын профессионал булу мөмкин түгел. Җәмгыятьтә эшнең осталары югары бәяләнми, диплом булса, белемсез дә карьера ясап була, бар нәрсәне дә ришвәт хәл итә дип алданмагыз. Инде бүген үк дипломлы йөз меңләгән яшьләр кибет киштәсенә товар тезеп торудан, яисә йөк ташучы булудан ерак китә алмыйлар. Профессионаллар исә хәзер үк югары бәя­ләнә, капиталистик җәмгыятьтә аларны эзләү белән шөгыльләнүче махсус профессия дә бар – "хэд хантер" дип атыйлар аны. Хэнд хантерларны махсус югары уку йортларында әзерләмиләр, сәләте булган һәркем бу эшкә алына ала, әмма шунысы кызыклы: чын "ми аулаучы"лар гадәттә техник белемле кешеләрдән туа икән, гуманитарийлар исә бик өстери алмыйлар бу һөнәрне.

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Хэд хантер.ру" сайты белән берлектә кызыклы аналитик тик­шеренү үткәрде: югары уку йортларындагы иң популяр утыз белгечлекнең рейтингын төзеде. Моның өчен Казанның 12 вузын соңгы елларда тәмамлаучылардан сорашу нәтиҗәләре, абитуриентларның керү баллары һәм кайбер башка мәгълүматлар өйрәнелде. Нә­тиҗә­ләр гыйбрәтле, ләкин юрист һәм финансистлар өчен куандырырлык түгел, чөнки нәкъ менә шуларга вуз тәмамлаганнан соң эшкә урнашу перспективасы шикле, урнашкан очракта хезмәт хаклары әллә ни югары түгел (урлашуга һәм "саву"га дигән өметләр дә күп очракта кысыр өметләр генә булып кала). Ә менә инженер-төзүче белгечлегенә укыганнарны вакантлы урыннар дә күбрәк көтә, хезмәт хаклары да уртачадан югарырак. Гомумән, техник белгечлек алучылар гадәттә эш стажларын уку чорында ук үз белгечлекләре буенча башлыйлар һәм шуңа күрә аларга эшкә алучылар куйган "эш тәҗрибәсе" дигән таләпне үтәү кыен түгел. Аналитиклар бүгенге көн­дә иң эффектлы белгечлекләр дип төзелеш һәм архитектура, җылылык һәм электр энергетикасы, электр белән тәэмин итү, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсенә караган белгечлекләрне аерып чыгаралар. Утыз белгечлек арасында иң өметсезе дип стамотология белгечлеге табылган: озак укырга кирәк, түләүле бүлеге кыйм­мәт, ә менә эшли башлаганда хезмәт хакы 13 меңнән артмый. Гуманитар белгечлекләр арасында бары тик "җәмәгатьчелек белән элемтәләр" дигәне генә уртача хезмәт хакы вәгъдә итә. Калган белгечлекләр өчен исә хезмәт хаклары түбән, эш табу перспективасы нульгә якын, шуңа күрә алар гадәттә үз белгечлекләре буенча эшләмиләр.

Күпчелек абитуриентларның, укып бетергәч, зур җитәкче булам дигән өметләре дә гадәттә акланмый икән. Соңгы елларда Казан вузларын тәмамлаучыларның бары тик 1,4 проценты гына "нәчәльник" булганнар. Ә менә сораштыру нәтиҗәләре "гамәли математика һәм информатика" белгечлегенә укыганнар арасында җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең яисә үз бизнесларын булдыручыларның 25 процентка җитүен күрсәткән. "Популяр белгечлек" вәкилләре айлар буе эш эзләп чапканда, "Төзелеш һәм архитектура" факультетын тәмамлау­чыларның өчтән бере артыннан эш бирүчеләр вузда укыганда ук килеп җитә икән. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: төзүчеләрнең вузда укыганда ук эш табу мөмкинлеге 31,3 процентка тигез, "Гамәли математика һәм информатика" белгечлегенең – 27,6 процент, химик технологияләр өлкәсендә – 14,9 процент ә менә исемлекнең иң ахырында торучы "Финанс һәм кредит" юнәлешендә укучыларның 3,9 проценты гына бу чорда үзләренә эш таба. Һөнәр сайлаганда, киләсе ел абитуриентлары менә шушы саннар турында да уйлансыннар. 


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 171-172 | 30.08.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»