поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.08.2012 Мәгариф

Мәктәпкә җыенабыз

Җәйнең соңгы ае августның да уртасы килеп җитте. Бу чорда балаларын мәктәпкә җыендыручы ата-аналар арасында үзенә күрә бер җанлану сизелә башлый. Балага мәктәп формасы алырга, уку кирәк-яракларын хәстәрләргә кирәк. Шул максат белән берәүләр базарга барса, икенчеләр кибеткә юл тота. Ә кемдер икесенә дә барып, иң элек андагы бәяләрне өйрәнә.

Бик тиздән уку елы башланачагын Колхоз базарына төшүчеләр дә сизми калмый. Анда мәктәпкә кирәкле бар нәрсәне дә тәкъдим итәләр. Рюкзаклар, портфельләр сатыла торган нокталар аеруча күп. Бәяләренә килгәндә, алар төрлечә: 400 сумнан башлап 1300 сумга кадәр. 400 сумлыклары Кытайда җитештерелгән. Сатучы Наҗиянең сүзләренә караганда, аларның сыйфаты 1000 сумлыклардан күпкә калыша. «Замоклары тиз ватыла, каптыргычлары пластик булганга, озакка чыдамый. Кыш көне алар катып та китә», – ди ул. Кыйммәтлерәкләре плащ материалыннан тегелгән һәм алар зуррак та. Мондый рюкзакларны үзебездә тегәләр икән. Кайсыларын күбрәк алалар соң, дигән соравыма Наҗия, әти-әниләр балаларына кыйммәтлерәген алырга тырыша. Бер уку елына берничә арзанлы рюкзак алу кыйммәткәрәк тә төшә әле, ди. Әлегә сатып алучылар артык күп түгел, киләсе атнага күпләп сатарбыз, дигән нияттә тора сатучылар.

 

Рюкзак сайлаганда, аның ортопедлысына өстенлек бирегез. Баулары берәү түгел, ә ике булуы шарт. Алар киң һәм көйләнә торган булсын. Рюкзакның тукымасы нык (әйтик, нейлон) һәм су үткәрми торганы әйбәт. Кар яки яңгыр яуганда да рюкзак эче коры тора, пычранган очракта аны юарга мөмкин. Рюкзакта шулай ук яктылыкны кире кайтара торган полоскалар булу мөһим. Бу баланың юл чыкканда куркынычсызлыгы өчен кирәк. Рюкзакны сатып алганда, аны балага кидереп карагыз. Юкса кайбер балаларда ул аркада түгел, ә бил астында йөри. Авырлыгы да 500-700 граммнан артмасын. Баланың буй озынлыгы 120 см га кадәр булса, рюкзакның горизонталь моделен, ә 130 см дан артыграк булганда вертикаль төрен алыгыз.

 

Мәктәп формалары, гадәттәгечә, кара, коңгырт, зәңгәр, караңгы соры төстә. Кызлар өчен блуза – 300-500, итәк – 500-600, сарафан – 700-800, жилет-юбка – 1500, астарсыз пиджак – 750, астарлысы 950-1100 сум тора. Комплект итеп алганда, якынча 2000 сумга төшә. Кечкенә малайларга күлмәк – 300-350, олыракларга 550-600 сум сорыйлар. Тройка дигәннәре, ягъни пиджак-жилет-чалбарның бәясе – 1700 сум. Егетләргә чалбарны 700гә дә, 1200гә дә алып була. Сатучы Алиянең сүзләренә караганда, аска таба тараеп киткән чалбарны яратып алалар икән. Галстук алырга теләсәгез, 150 сум, ә кызларга бантик өчен 50-200 сум түлисе була. Егетләргә ботинка – 600-700, кызларга туфлиләр 500дән башлап.

 

Мәктәп формасының нинди материалдан тегелгән булуы белән кызыксынырга иренмәгез. Гадәттә, табигый материал яхшы сулый, әмма ул бик тиз бөгәрләнә һәм туза. Шуңа да берничә төр тукыма кушылганын сайлагыз. Ягъни аның яртысы мамык яки йон тукыма, ә калган яртысы синтетикадан тегелгән булсын. Тик синтетика күлмәк һәм блузкаларда 30-35, пиджакларда 50 проценттан да артык булырга тиеш түгел. Пиджакның астары вискозадан булса яхшы, чөнки ул дымлылыкны яхшы сеңдерә. Буяуга манылган тукыма блуза яки күлмәкне пычратмасын дисәгез, пиджакны һәм аның астарын ак төстәге коры салфетка белән ышкыгыз, салфетка чиста калса, алырга була. Кулыгыз белән астары астындагы детальләрне дә тотып карагыз. Сыйфатсыз киемдә, гадәттә, алар булмый. Шуңа да пиджакларның кесәләре салынып төшә. Сезнең алдыгызда сыйфатлы киемме-юкмы икәнлеген аның җитештерүчесе, тукыма составы, юу һәм чистарту турындагы тәкъдимнәр язылган ярлыгы булу да күрсәтә. Ярлык үзе тукымага тегеп куелган булсын, юкса аны булавка белән эләктереп кенә дә куялар.

 

Спорт костюмын 1 сыйныфка баручыларга 500 сумга да табарга була. Олыларга 800 сумнан 3000гә кадәр. Кроссовкилар 400 сумнан 600гә кадәр. Аларны сатучы Лена, ата-аналарга хәзердән үк алыгыз, дип киңәш итәм. Әлегә сайлау мөмкинлеге күп. Ә соңга таба кечкенә размерлар калмый, кайсы ошый, шунысын түгел, ә нәрсә бар, шуны ала башлыйлар, ди ул.

 

Базардан ерак түгел генә урнашкан кибеткә кереп, андагы бәяләр белән дә кызыксындым. Алары, әлбәттә, базардагыларга караганда, матуррак һәм сыйфатлырак. Бу бәядә дә чагылмый калмый. Малайларга пиджак-чалбар – 2300, олыларга 2700-3100 сум тора. Жилет аерым сатыла, бәясе – 750 сум. Галстукка да акчаны күбрәк чыгарып бирәсе була, аларның бәяләре – 350, кечкенәләрнеке – 200 сум. Кызлар өчен тәкъдим ителә торган мәктәп формаларының ниндие генә юк. Коңгырт төстәге күлмәк, ак һәм кара алъяпкычтан торган комплект кечкенә кызларга – 2700, олыларга 3400 сумга төшә. Блуза 500дән 1000 сумга кадәр. Кечкенәләргә сарафан – 1450, олыларга – 1600 сум.

 

Ә канцелярия товарларына килгәндә, аларның бәяләре кибеттә дә, базарда да бертөрлерәк.


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»