поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
22.05.2012 Җәмгыять

Бюст бәйгесе

Мәктәпне тәмамлагач, Казанга КИСИга укырга кердем. Яшь чакта дуслар-танышлар күп була: арада КДУның татар филологиясе бүлегендә укып, иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Һәм мине шул даирәдә гаҗәпкә калдырган бер нәрсә – болар ниндидер бөеклек турында хыяллана иде...

Техник вузда укыганнар белә: анда юк-бар белән вәсвәсәләнергә вакыт булмый, сессиягә кадәр лекция-семинарларга йөрүдән бушамыйсың, лаборатор эшләрдән тыш, сызымнар, проектлар якадан җибәрми; аннары дистәдән артык зачет тапшырасы, шул чытырманлыкны исән-имин кичсәң, берсеннән-берсе катлаулы фәннәрдән, дүрт-биш көн ара калдырып, биш имтихан көтә. Укытучылар кырыс, шуңа да беренче-икенче курста укыганда сафларыбыз шактый сирәгәйде... Кырыс шартларда ниндидер абстракт бөеклек түгел, әйбәт мастер, яки прораб булу турында уйланырга да ара калмый... Ә КДУ ның татар филологиясендә белем эстәүчеләр бу хакта беренче курстан ук баш вата башлый... Яшерен -батырын түгел, производствода эшли башлагач та, җыелыш яки планерка саен, үземне генә түгел, башканы эттән алып эткә салып сүккәндә дә, рухи куырылуларны татымадым түгел... Район җитәкчеләре уздырган киңәшмә-җыелышларда колхоз рәисләрен ничек кыздырулары белән танышкач, төзелештә хәлләр ару икән әле дигән нәтиҗә ясадым. Соңгы елларда укытучы гавәме зар елый, аларны диванага чыгаруга да ил дәрәҗәсендә ныклап керешүләрен күрәбез... Әле яңарак кына, “Дальний” вакыйгаларына турылап, шактый ябык һәм чагыштырмача бәйсез ведомствога күргәзмә суктыру ясалды... Күпне күргән бер хезмәттәшемнең производстводагы планеркалар сюжетын: “Ялагайлар нәчәлниккә подача бирә, ә ул гол кертә һәм эшли торган кешеләрне чиратка салып тиле ясый”, – дип аңлатканы онытылмый...

 

Матбугатта яздылар, бөеклек турында хыяллануга сәләтле танышларым укыган факультетка нокта куела язып калды...

 

Казанның Мөштәри урамында Язучылар берлеге урнашкан бина диварларын элегрәк рамланган зур-зур портретлар бизи иде. Алар үлчәмнәре ягыннан шул чорда һәр оешманың “кызыл почмак”ларына ранжир буенча эленә торган КПСС Политбюросы әгъзаларыныкыннан калышмады. Әмма, ни хикмәттер, портреттагыларның карашларына курку оялаган сыман иде. Баксаң, бу күпләргә шулай тоелган, имеш. Һәммәсеннән хәбәрдар бер язучының әллә чынлап, әллә шыттырып, ул бинада 30 нчы елларда куркыныч хәлләр булуы, рәнҗеш эчендә җан-тәслим кылганнарның өрәкләре төннәрен портреттагы сурәтләрне куркытуы хакында аңлатма биргәне истә калган. Берзаман әлеге гаҗәеп галерея юкка чыкты. Күрәсең, ике яклап портретланган караңгы коридорлардан үткәндә куркынган карашлардан көн дә сөзелү, беренче каттан икенчесенә күтәрелгәндә яки төшкәндә баскыч култыксасы өсләтә терсәккә-терсәк, дөресрәге, колакка колак тезелгәннәр карашларына сыдырылулар-сөрлегүләр җитәкчелек күңеленә хуш килмәгән. Әмма җитәкчелеккә, язучылар психологиясен аңлап, әлеге сурәтләргә тимәү генә түгел, ә Язучылар берлеге хозурындагы бакчада , алтыннан яки бронзадан димим, таштан, гипстан каләм әһелләренең җилкәгә җилкә бюстларын куя башлау хәстәренә керешәсе иде... Ни өчен чөнки, детектив әсәрләре популярлык казанган (беренче китабы 2 млн. тираж җыя!) Зөфәр Фәтхетдиновны “XX гасыр афоризмнары һәм максималары” дигән, аерым җөмләләр калыбындагы фәлсәфи сөземтәләре тупланган китабы данга күмеп, шул хезмәте өчен аңа АКШта алтын бюст та куелган иде. Безнең милләттәшләр – бер-берсе казанышларыннан үрнәк алып, бер-берсен уздыруга корылган халык. Мисалга, авылда берәү яңа капка-койма эшләтсә, күршесе дә шул мәшәкатькә алынып, үзенекен күркәмрәк, биегрәк итү ягын кайгырта. Йорт җитештерү, машина алу, балаларны укыту һәм башка шундый өлкә-юнәлешләрдә һәр авылда бәйгеләр тынып тормый. Казандагы татар язучылары да чыгышлары белән саланыкылар һәм алар да әдәби басмаларга сырышып, авылдашлары рухына тугрылыкта дөнья көтә...

 

Узган ел “Казан утлары” журналының 11 нче санында Фәнзаман Батталның ”баттализмнар” исеме астында афоризмнары басылган иде. 12 санда Рабит Батулланың “батуллизмнары” күренде һәм буа ерылды – китте хутка кәримизмнар, ләбибизмнар, гаффаризмнар... Һәм, миңа калса, безнекеләр мәскәүле Зөфәр Фәтхетдиновның борынына ук чиертте, чөнки алтын бюст иясенә үз әйтемнәрен “зөфәризмнар” дип тамгаларга фәһеме җитенкерәмәгән. Һәм миңа калса бу шаукым артында бюстка тиенү ярышы ята кебек... Әлеге бәйгедә журналның ике санында шактый мәйдан биләп катнашучы Зиннур Мансуров, ни хикмәттер, үз афоризмнарын “зиннуризмнар” дип атамыйча, гомуми вектордан читкә тайпылган...

 

Бәгъзе язучыларыбызның “бөеклек бәйгесе”нә караган иҗат үрнәкләре “Казан утлары”нда басылып чыгу өстенә Интернетка (Матбугат. ру) эленү сәбәпле, шунда “тычкан тотытып утыручыларны” да битараф калдырмады. Җөмләдән, “Сәйлән” кушаматы астында “Казан утлары” журналы уздырган “Печән базары” сатирик әсәрләр конкурсында “Авыл мәктәбен япкач, мөгаллимнәре ни диләр?” поэмасы белән катнашып уңыш казанган Ләйсән ханым Гатина болай дип язды:

 

Мәртәбәле аксакаллар яңа жанр уйлап тапкан,

 

Һәр язучы шул жанрга үз исемен җайлап таккан. Батуллизм – Батуллада, Баттализм – Фәнзаманда,

 

Әмма әйтем, күпме измә, әйтем инде һәр заманда. Әдипләрнең әллә иҗат чишмәләре кипте микән?

 

Әллә дулап, Пегас аты башларына типте микән?

 

(Интернетта аның телгә алынган әсәренә 26218 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, 526 укучы соклануын белдергән. Шул ук вакытта әсәрләре даими басылучы танылган әдипләр язганнарга, аларның тәрҗемәи хәлләре турындагы язмаларга 200-300, бик күп дигәндә 2000 чамасы тапкыр мөрәҗәгать итәләр, фикер язучылары бик аз һәм алары да авторны тәнкыйть итү җәһәтеннән. Кыскасы, Ләйсән иҗаты зарурлык җәһәтеннән чемпион!)

 

“Сәйлән” сатира бәйгесендә катнашучыларны сатира утында көйдерүен эзлекле дәвам итеп, һәр әдипнең җөмләләренә үз версиясен дә белдерә.

 

«Баттализмнар»дан өзек:

 

«Айлык пенсияң түзәрлекме?» дип сорамагыз. Түзәрлек! Соңгы егерме тугыз көне генә бик авыр уза...

Кайбер патшаның сәясәте үз шамакаен да көлдерә.

Тешләреңне саклыйм дисәң... телеңне кыска тот.

Уянган милләткә бишек җыры җырлаучылар күбәеп китте.

 

 «Сәйлән»нең моңа ирештерүле җаваплары:

 

“Исәнме?” – дип сорамагыз, исән булмасам, үлгән булыр идем.

Кайбер патшаларның шамакае да елата.

Тешеңне саклыйм дисәң, б.к чәйнәмә.

Йоклаган милләткә матәм маршы уйнаучылар күбәеп китте.

 

«Ләбибизмнар»дан:

 

Минем иң куркыныч дошманым – үзем.

Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек.

Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.

 

«Сәйлән»нең җавабы:

 

Куянның иң куркыныч дошманы – үзе.

Куян тауга менсә дә, түмгәк астына кача.

Шигырь язган саен эче китсә, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә (монысы – башка авторныкы).

 

«Кәримизм»нардан:

 

Дәшми калу – үч алуның бер төре.

Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала.

Кәрлә патшага бил бөгүе кыен.

 

«Сәйлән» җавабы:

 

Дәшми калу – телсезлекнең бер төре.

Татар туарына өч көн алдан тибенә башлый.

Кәрлә патша күрешкәндә үк бил бөктерә.

 

«Гаффаризмнар»дан:

 

Сезгә мин кирәк чакта мин – бар, миңа кирәк чакта сез – юк.

Үлүе авыр, яшәве – авыррак.

Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә.

Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән.

 

«Сәйлән» җавабы:

 

Гел кирәк кеше үзенә бер кирәкле кеше табалмас.

Дөнья газабы мең үтелә, Әҗәл газабы бер үтерә.

Башкалар өчен җанын бирәм дип уйлаганнар да, җаннарын Ходайга бирәләр.

“Сукыр тавыкка бар да бодай” дип, авыл халкына срогы чыккан азык-төлек кайтаралар.

 

Бер әбүнәче «Татарстан яшьләре» килү – бәйрәм дип язган иде. Бәйрәм – уеннары белән ямьле, ә иң кызык уенлы бәйрәм – үзең катнашканы. Бу җәһәттән “Т.Я.” яңадан-яңа башлангычлары белән укучыларын гел куандырып тора. Миңа калса, “Бюст бәйгесе”нә газетабызда да урын табылыр иде. Шулай ук кызыклы автор “Сәйлән”нең үткен каләменә дә сөекле газетабыз урынны түрдән бирәсенә шигем юк. Ел азагында берәр рәссам (карикатурачы булса да ярый) җиңүчеләрнең бюстларын ясап, газетада бастырып чыгарса, нур өстенә нур булыр иде ...


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 58 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»