поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
02.11.2011 Медицина

Түләмәгез бәби өчен акча!

Күршебез Чулпан белән икебез бер вакыттарак бәби таптык. Кыю хатын ул Чулпан: икеләнеп-нитеп тормады – табиб биргән юлламасы белән хатын-кыз консультациясеннән алган сертификатын кулына тотып барды да, беркем белән сөйләшмичә, икенче баласын бәбиләп тә кайтты. Ягъни, бушлай бәбиләде танышыбыз. Аның бу “кыланмышы” гадәттән тыш вакыйга кебек тоелды минем ишеләргә. Ничек инде ул бер табиб белән дә алдан сөйләшмичә, кесәсенә 10-15 меңеңне салып куймыйча бала табарга барып була ди, җүләр?! Минем дә баштан үткән вакыйгалар булгач, танышыбыз Чулпанның кыюлыгына сокландым. Чыннан да, бик дөрес эшләде бит ул! Ә мин алай булдыра алмадым, курыктым.

Беренче балам белән йөкле вакытта, бәби тапкан дус кызларымның киңәшен истә тотып, бала табу йортларындагы “тамаша”ны ишетеп, акчаны алдан ук әзерли тордым. Ирем дә каршы килмәде. Ул-бу була калса дип, ышанычлы табиб эзләп таптык. Ул безне берәр атна алдан бала тудыру йортына кертеп яткырды. Үзем табам дип барган идем, кызганычка, “кесарево” ясарга туры килде. 2008 ел иде бу. Кызыбыз өчен 9 мең сум акча, шәфкать туташларына өч торт, баланы киендереп-төреп биргән өчен 300 сумны чыгарып салып, тагын килербез дип, бик бәхетле генә чыгып киттек.

 

Икенче балабызны – улымны бәбиләр алдыннан саранлык баса башлады бит мине. Гаилә, тормыш, тавык-чебеш дигәндәй... Бераз акыл да керде бугай. Акчаны куярга урын юкмы әллә безнең? Ул кызыл төстәге сертификат дигәннәрен ни өчен алып барабыз роддомга? Барыбер икенчесе дә “кесарево” операциясе белән бәбилисе иде миңа. Юллама белән барам да керәм роддомга, имеш. Тик вакыт якынайган саен күңелне шик кимерә башлады. Ул-бу була калса, карарлармы, ярдәм итәрләрме?

 

Ирем икеле-микеле сөйләшә торган кеше түгел, бу юлы да акча түләп бәбиләрсең диде. Имеш, ышанычлырак булыр. Бер табиб белән сөйләшеп, үзебезнең өйдән ерак түгел бала тудыру йортына кереп яттым. Табибыбыз бәяне алдан әйтмәде, “соңыннан” диде. Күршем Чулпан да юлламасы белән шунда ук ятты.

 

Аллага шөкер, икебез дә исән-имин бала таптык. Инде акчаны күпме бирергә дип сүз салгач, табибым: “Дәвалау – 12 мең сум, анестезия – 1500 сум!” – дип тормасынмы! Соң иде шул инде. Әгәр алдан сөйләшеп куймаган булсак, миңа операцияне ясамыйча баламны эчемдә калдырырлар, ясаган очракта да анестезия кулланмаслар идемени соң! Чулпан белән икебез дә кеше ашаган ризыкны ашадык, кеше йөргән бәдрәфкә йөрдек, бер үк душ кабинасына бүтәннәр белән беррәтттән чират тордык. Бөтен кешегә дә шул бер мөнәсәбәт, бер үк палаталар иде югыйсә. Аерма шул гына: күршем бала тудыру йортыннан кызын төреп бирүче шәфкать туташына – 500 сумын, ә мин “особый” мөнәсәбәт өчен 13500 сум акчамны калдырып чыктык. Терсәк якын да, тешләп булмый...

 

“Кем гаепле?” дигән риторик сорау монда да урынлы булыр. Акча “кысучы” табиблармы? Дөресен генә әйткәндә, гаепне табибларга гына аударып калдырырга ярамый. Без – пациентлар, аларны кырыкмаса кырык кеше аркылы эзләп табып, кулларына акчаны үзебез тоттырабыз. Бәбиләргә генә булышсыннар! Үзгә мөнәсәбәт кирәк дип, узындырып бетердек табибларны. Югыйсә, акча түләп кую да синең исән калу-калмавыңа бернинди гарантия бирми бит. Барысы да Ходай кулында (дөрес, табиб бик кешелекле булып, һәрьяклап ярдәм күрсәтеп, нарасыеңны исән-имин кулыңа тоттыра икән, рәхмәт йөзеннән, көчеңнән килгән сумманы биреп калдыруның бернинди гаебе юк). Беребез дә автобус шоферына, исән-имин алып барып җиткерегез дип, өстәмә акча түләмибез бит. Алар бары тик тиешле эшләрен генә башкаралар һәм шуның өчен хезмәт хакы алалар. Табиблар белән дә шулай ук тиештер ләбаса!

 

Әлбәттә, һәр кеше үз акчасына үзе хуҗа, һәркенең үз акылы үзе белән. Ләкин мин бүген, башымнан үткәннәрне искә төшереп, йөкле хатын-кызларга артык акчаларын чыгарып салмаска киңәш итәм. Медицина хезмәткәрләре барлык пациентлар өчен дә бер дәрәҗәдә җавап тота. Ә безгә бары тик шәфкать туташларының кешелеклелегенә һәм табибларның җаваплылыгына ышанасы кала.


Алсу ШАКИРОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»