поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
01.09.2011 Мәгариф

Мәктәп формасы — үткәннәрдән бүләк

Әле дә хәтеремдә, яңа уку елы җитә башлау белән өр-яңа мәктәп формасы турында хыяллана башлый идем. Бу сыйфат бөтен кызларга хастыр ул — барыбызның да башкалардан аерылып торасы, күз явын алырлык чибәр буласы килә бит.

Тик менә бердәм мәктәп формасы кабул итү белән «модница»ларның хыяллары чәлпәрәмә килде. Алар үзләренең индивидуальлекләрен ничек итеп ассызыклау, үз стильләрен булдыру турында уйлана башладылар. Бу «проблеманы» һәркем үзенчә хәл итә, ә бу мәкаләдә без мәктәп формасының тарихына тукталырбыз.

 

Бердәм мәктәп формасы беренче тапкыр гимназия укучылары өчен 1886 елда кабул ителә. Бу форма озын итәкле ачык төстәге күлмәк, ак алъяпкыч һәм өс япмасыннан тора. Урамга чыкканда әлеге формага эшләпә һәм идәнгә кадәр булган япма өстәлә. Тәртип бозган өчен җәза биргән вакытта исә кызларның ак алъяпкычларын салдырып, «оят халаты» кидергәннәр.

 

1930 нчы елларда мәктәп формасы бераз үзгәрә: күлмәк көрән төстә, ә муен тирәләре күпкә ябыграк. Алъяпкыч һәм өс япмасы шул килеш кала. Мондый форманың яңа элементы — ак яка. Мәктәп формасының тагын бер варианты — кайбер мәктәпләрдә күлмәк өстеннән халат кигәннәр.

 

Бөек Ватан сугышыннан соң кызлар өчен мәктәп формасы тагын үзгәреш кичерә. Тездән астарак булган көрән күлмәк, алъяпкыч, ак манжет һәм яка — мондый мәктәп формасын бик кайберәүләр хәтерлидер әле. Алъяпкычның төсе һәр очрак өчен аерым. Кара төстәге алъяпкыч һәр көн өчен, ә ак төстәгесе — тантаналы вакыйгалар вакытында бәйләнә.

 

Мәктәп формасының төп максаты — балаларның тышкы кыяфәтен бертөрле итү. Әгәр дә инде мәктәп киемен үзгәртергә җай чыкса, балалар моны бик теләп башкарганнар: кемдер якасын, кемдер алъяпкыч формасын үзгәрткән.  Аерылып торуның тагын бер формасы — бантик бәйләү. Бу аксессуар атлас, ефәк, шифон һәм капроннан эшләнгән. Аны бәйләүнең дә үз серләре бар. Тагын шуны әйтергә кирәк: бантиклар кара, көрән яки ак төстә генә булырга тиеш булган. Кайчакларда кызыл һәм ал төстәге бантиклар бәйләргә дә рөхсәт ителгән.

 

Бердәм мәктәп формасы 1992 елның язында юкка чыгарыла. Шуннан соң күп еллар Россиядә бердәм мәктәп формасы булмый. Тик күп кенә лицей һәм гимназияләр үзләренең махсус мәктәп формаларын кертә. Ә инде совет заманындагы форма Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, мәктәп белән саубуллашу символы буларак киелә.

 

Күптән түгел бердәм мәктәп формасы яңадан гамәлгә кертелде һәм аны хәзер Россиянең теләсә-кайсы почмагында табып була.


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 01.09.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»