поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
14.05.2024 Спорт

"Ришат Төхвәтуллин гына килеп җитә алмады"

Татар иҗат командалары футбол кырында көч сынашты. Микрофоннарны читкә куйган җырчылар, алып баручылар һәм блогерлар арасында кем жиңгән? Кем көчлерәк блогерлармы, әллә җырчылармы?

"Ак барс" спорт сараенда узган ярышта 8 иҗади команда катнашкан. Уен нәтиҗәләре буенча җырчылар командасы җиңеп чыккан. Командада Илнар Ялалов, Инсаф Бадретдинов, Эдик Данилов, Риназ Фазлыйәхмәтов, Ислам Кәлимуллин һәм Азат Абитов булган. Без капкачы Азат Абитов белән хәбәргә чыктык.
 
– Футбол белән мәктәптән кызыксынам, уйныйм, ләкин җәрәхәт алганнан соң, йөгереп булмый, шуңа капкага бастым. Командабызның капитаны Фәрит Низамиев иде. Раяз Фасыйхов һәм Филүс Каһиров безгә көч биреп тордылар, җан аттылар,  нык булыштылар. Командаларга килгәндә, беренче уенны Чаллы алып баручыларына җиңелдек. Аннан Казан алып баручыларын, "Дуслык" җыелма командаларын һәм финалда "Блогерлар" командасын җиңеп кубок яулап алдык. 

– Җәрәхәт алырга курыкмадыгызмы? Гел сәхнәдә җырлап торасыз бит. 
– Курку хисе әзрәк бар иде, ләкин бу турнирда уйнау теләге зуррак иде. Бик әйбәт, дусларча күңелле атмосфера иде. Тамашачылар гына бик аз булды, кызганыч. Килгәннәре гаиләләре, балалары белән рәхәтләнеп ял иттеләр, – дип сөйләде Азат Абитов. 
 
Икенче урында калган "Татар блогерлары" командасы да уеннан алган яхшы эмоцияләре белән уртаклашты. Команданы туплаган Ринат Галиәхмәтов (интернет киңлекләрдә Татар малай буларак та билгеле) ярышта беренче тапкыр гына катнашмый. 
 
– 5 ел элек бу турнирда уйнап, команда белән 1 нче урын да яулаган идек. Бу юлы да команда туплап уйнап карарга булдык. Иң беренче эш итеп, Илназга яздым (Кызык-мызык), ул Илнарга чыкты, мин Талипка яздым, Талип язды Алмазга, менә шулай бер-беребезнең танышларына язып командага берләштек. Без болай да таныш идек, тик бу турнир безне тагын да берләштерде. Барыбыз да татар егетләре, кемнәрдер аккаунтларын рус телендә алып бара, шул гына. Блогерлар арасында дуслык көчле, егетләр арасында бернинди көнчелек юк, башкалар турында әйтә алмыйм, билгеле. Кеше ошамый икән, аның белән аралашмыйсың - бетте. Бик күңелле уен иде. Илназ баш белән шундый матур гол кертте, аннан Алмаз иң яхшы сакчы булды. Беренче тапкыр җыелып уйнаган команда өчен икенче урын алу - әйбәт нәтиҗә. Ярыштан соң, бөтен тән авырта инде (көлә). Шушы ук составта икенче елга да катнашырга язсын.  Үземә килгәндә, футболны бик яратам. Европаның бөтен командаларын беләм. Яраткан футболчым Роналдо Согуд Әмирлекләрендә уйнагач, хәзер аны да күзәтәм. Месси Америкада уйный, аны да карыйм. Гомумән, үзем таза булсам да, спортны яратам. Әти белән кечкенәдән футбол, хоккей, тенис, волейбол, баскетболны карап бардык, - дип уртаклашты Ринат.
 
Ришат Төхвәтуллинның да үз командасы булган. Кызганыч, Ришат үзе турнирга килеп җитә алмаган. Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче Илгиз Бәдретдинов сүзләренчә, турнирда уйнау аның күптәнге хыялы булган.
 
- Күптән команда белән футбол уйнап карыйсы килгән иде. Бер тапкыр да җыелып уйнаган булмады, беренче тапкыр турнирда уйнадык. Ришат килеп җитешә алмады, кызганыч. Шулай да ул күбрәк волейбол белән кызыксына. Арабызда профессиональ футболчы - Ленар Шәймөхәммәтов кына иде. Травмалар булмады, Аллаһка шөкер, - диде Илгиз.
 
Җиңүчеләр: 
1 урын – җырчылар командасы
2 урын – татар блогерлары командасы
3 урын – Чаллы Сириннәре
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.05.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»