поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
03.05.2024 Язмыш

«Балабыз булмаганга аерылыштык. Ирем өйләнде, ә мин...»

Казанда яшәүче Нурания Рамазанова күпләрне шаккатыра ул вакытта. 36 яшендә 10 айлык баланы тәрбиягә ала. Аннары 9 елдан 1,5 яшьлек кызга әни була. «Нәрсәсе бар инде аның?!» – диярсез. Бар шул. Нурания ике баланы да берүзе үстерә.

– Казан медицина институтын тәмамлагач, мине Зәйгә эшкә җибәрделәр. Булачак ирем белән шунда таныштык. Өйләнешеп, матур гына гомер иттек. Тик бер ягыбыз китек булды – балабыз булмады.  Аның бала сөясе килә, тик ятимнәр йортыннан алырга риза түгел. Уйлаштык та, аерылышырга булдык, – дип сөйли Нурания апа. – Безнең кебек аерылышучы башка юктыр ул. Башта ЗАГСка кереп аерылышып чыктык, аннан туңдырма алып ашадык, кинога бардык. Аерылышу рәхәт булмады инде. Күршеләргә кадәр елады. Ире башкага өйләнә. Аларның балалары туа. Ә менә Нурания апа кабат кияүгә чыкмый. 

Иң элек Шамилне алып кайта. Бик елак һәм еш авырый торган малай була ул. Әле бит табиб булып эшләгән чагы. Ярдәмгә әнисе килә. Нурания апа эшләгәндә, баланы әнисе Рабига апа карап тора. – Әни бик ярдәм итте. Әтиебез бик иртә үлде безнең. Ул үлгәндә, иң олы бала –  миңа 8 яшь, дүртенчебез карында калды. Әни җаным, безнең барыбызны да укытты, белемле итте. Мең рәхмәт аңа! Урыннары оҗмахта булсын, – дип искә алды әти-әнисен Нурания апа. Шамил бик шук була. Тиктормас малайга карый да Нурания апа, олыгайган көнендә нишләрмен икән, дип уйлый. «Их, берәр кызым да булса», – дип хыяллана. 9 яшьлек улын утыртып куя да аннан киңәш сорый. Шук Шамил чын ирләрчә җавап бирә: «Әгәр әйбәт торсак, алып кайт, әни!»

Нурания апа 46 яше белән барганда 2 яше дә тулмаган балага ана назы бүләк итә. – Төрле чаклар булды. Шамил тиз үсте. Үсмер вакытта ук 45 нче үлчәмле аяк киеме кия иде. Бервакыт улымны киендерергә каян акча табарга дип торганда, икетуганым: «Кибет сал», – дип киңәш бирде. Тәвәккәлләп, Балтач районының Чепья авылында башта җир сорап алдым, аннан өч ай дигәндә кибет сала башладым. Кулда 3 мең сум отпуск акчасы бар иде. Бурычка кердем.Соңрак тагын бер кибет ачтым. Ул чакта Казанда фатирым бар иде. Шуны саттым, – дип сөйли ул.

Әнисе авырый башлагач, ул ике баласын ала да авылга кайтып китә. Эшкә урнаша, балаларын мәктәпкә бирә.

– Шамил укырга яратмады. Ничек итсә итте, укуын ташлады. Шөкер, тормышта югалып калмады. Гаиләсе бар. Киленем белән Кама Тамагында гомер итәләр, – ди Нурания апа. – Зәйнәбем өчен дә күңелем тыныч. Аны түләүле укыттым. Кияүдә инде. Киявебез дә бик акыллы. Өч бала үстерәләр. Нурания апа зарланырга яратмый. Мактанмый да. Шулкадәр тыйнак кеше. Язмышына да үпкәләми.

– Ике ятим баланы әниле итүем белән бәхетлемен. Шушы көнгә хәтле үз әти-әниләре эзләп килмәде. Алар да бу хакта сүз кузгатмады. Миңа «әни» дип  үстеләр. Балаларымнан игелек күрәм. Башта Казанга ияләшә алмам дигән идем. Хәзер иң рәхәт урын монда икән, дим. Авылны да ташламыйм. Анда да кайтып йөрим, – ди ул. – Күңелегез кушканны эшләгез. Мин беркайчан да башыма начар уйлар кертмәдем. Барысын да уйласаң, бер эшем дә барып чыкмас иде. Тәвәккәллек кирәк. «Ат йөрәге бардыр синдә», – дип әйтәләр иде. Бер дә курку белмәдем. Булсын дип яшәдем. Үз балам булмаса да, мин ятим сабыйларны әниле иттем, аларны үземнекеләр кебек яраттым. Йөрәгемнән төшкән балалар алар. Бәхетләре  артып кына торсын.

 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.05.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»