|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2024 Фаҗига
Хастаханәдә җан биргән: Казандагы куркыныч авариядә 21 яшьлек егет һәлак булганКоточкыч юл-транспорт һәлакәте 1 май төнендә Ямашев проспектында килеп чыккан. Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте төнге сәгать өчтә Казанның Ямашев проспектындагы 115 нче йорт каршында була. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Дэу машинасын йөртүче тизлекне арттырган һәм юл кырыендагы коймага килеп кергән.
Зыян күргән 21 яшьлек егетне хастаханәгә алып китәләр, табиблар тырышлыгына карамастан, анда ул бераздан җан биргән.
Фаҗиганең шартлары һәм шоферның гаебе соңрак билгеләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|