|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2024 Фаҗига
Дүрт яшьлек баланы коткара алмаганнарБашкорстанның Дуван районында коточкыч янгын булган. Ут күпбалалы гаиләнең бүрәнә йортын ялмап алган. Кызганычка каршы, бер бала уттан чыга алмаган. МЧС мәгълүматлары буенча, янгын иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә Михайловка авылында башланган. Күршеләре, күпбалалы гаиләнең йорты яна, дип хәбәр иткән. Урынга 11 берәмлек техника һәм 27 кеше килгән.
Янгын сүндерүчеләр йортта әти-әни, 9 яшьлек кыз һәм 13, 9, 4 һәм 2 яшьлек малайлар булганлыгын ачыклый алган. Ата-ана һәм балалар, җәрәхәтләр алып, өйдән вакытында чыгып китә алган, әмма 4 яшьлек малай ут эчендә кала.
Утны сүндергәннән соң 4 яшьлек малайның мәетен табалар. 39 яшьлек әтисе аны коткарырга тырыша, ләкин көчле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгә. Шулай ук 13 яшьлек бала яраланган - ул ватылган тәрәзәдән чыгып китәргә тырышкан. Янгын нәтиҗәсендә йорт, гараж, мунча, абзар һәм "Lada" автомобиле тулысынча янып беткән.
Янгынның сәбәбе ачыклана, - дип белдерәләр МЧСта.
Фото:МЧС Башкирии
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|