|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2024 Мәдәният
«Тынгысыз гомер юлы...» «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы үттеМуса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Тынгысыз гомер юлы...» дип аталган чираттагы утырышы узды. Ул күренекле галимебез, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегуловка багышланды. 2024 ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Хатыйп Миңнегулов татар әдәбияты фәненә зур өлеш керткән галимебез. Ул 1700 ләп публикация авторы, шуның 70е – китап, 23е – монография. Хатыйп Миңнегулов Татарстан Милли музееның дусты, музейларда уза торган бик күп чараларда катнаша, кирәк вакыт саллы фикерләрен җиткерә. Утырышта халык шагыйре Рәдиф Гаташ, татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, галим Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Йосыпова, төрле елларда Хатыйп Миңнегуловта укыган шәкертләр, яшь җырчыбыз Рөстәм Егоров, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм әлбәттә халкым, милләтем дип янып йөргән галим үзе катнашыр дип катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|