поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
22.04.2024 Язмыш

Венера Сәләхова: «4–5 сәгать дигәндә улыбызны югалттык»

Түбән Камада яшәүче Венера һәм Фоат Сәләховларның бик авыр вакытлары. 16 яшендә талпан кадалганнан соң урын өстенә калган уллары Айратның вафатына 40 көн дә юк әле. Баласын югалту ачысыннан арынырга да өлгермәгән ана, башкаларга гыйбрәт булсын дип, улының язмышын сөйләргә үзе шалтыратты.

– Айратыбызны югалтканнан соң көн дә елыйм, – диде ул. – Улым булмагач, өй бушап калды.  Күңел аны көтә. Әллә кайчан үлгән булыр иде инде ул. Яхшы тәрбия аркасында 47 яшенә җитә алды.

Айрат белән күңелсез хәл буласы көнне алар Түбән Камадан Минзәләгә кунакка кайта. Фоат абый белән Венера апа уллары Айрат белән Азатка үз якларының матурлыгын күрсәтергә булалар. Урманга чыгып китәләр. Кайтыр юлда, «урман бете» кадала күрмәсен дип, бер-берсен караштыралар. Киемнәрен салып кагалар. Ул чакта Айрат бернигә дә зарланмый. Урманнан шатланып кайталар. Икенче көнне исә әнисе Айратның тәненә кадалган талпанны күреп ала. Әллә ни уйлап тормыйлар, бөҗәкне алып ташлыйлар да ул турыда оныталар. Айрат өченче көн дигәндә хәлсезләнеп егыла. Авырый башлый. Талпан кадалып, 10 көн дигәндә ул инде реанимациягә эләгә. Аларны Пермь шәһәрендәге хастаханәгә җибәрәләр.

– Балам параличланган иде инде. Талпанның начары эләккән. Агуын җибәреп өлгергән. Айратка энцефалит диагнозы куелды. Ул баш миендәге нервларга зыян китергән иде. Без әле балабызны терелер дип уйладык. 2 ай Пермьда, 3 ай Түбән Кама хастаханәсендә яттык. Өмет сүнмәде. Менә-менә аякка басар төсле тоелды, – дип сөйли Венера апа.

Айратны кая гына алып бармыйлар. Венера апа әйтүенчә, ул чакта экстрасенсларның «мода»га кергән чагы була. Бармаган җирләре калмый. Әбиләргә дә йөртәләр. Тик берни үзгәрми. Айрат сөйләшми, беркемне дә танымый, ишарәләр югала, ашый алмый. Ул бөтенләй урын өстенә калып, гәүдәсен тота алмый, ике кулы да эшләми башлый. Айрат әти-әнисенең күзенә карап ята башлый.

– Ул чакларда подгузниклар юк. Юып та өлгерергә кирәк, киптерергә дә. Айрат урынга калгач, мин башка эшкә чыга алмадым. Авыр чакларыбыз иде. Акча җитми, ә яшәргә кирәк. Шул чакта безгә улыбыз укыган 1 нче татар гимназиясе коллективы булышты. Безгә Түбән Кама халкы сәдака ташыды. Безне алар биргән хәер акчасы, күчтәнәчләр яшәтте. Баламны укыткан укытучыларның күбесе исән дә түгелдер инде,  тик мин аларга һәрвакыт рәхмәтле. Үзләре ярдәм итү бер хәл, бөтенләй чит кешеләрне дә безгә җибәрәләр иде. Кешеләрнең ярдәмен тою, аларның җылы сүзләре миңа яшәргә көч бирде, – ди Венера апа.

Айрат үзе ашый да алмаган. Башта ботка ясап, аннары калаклап авызына сала торган булган әнисе. Шулай итеп, 31 ел буе тәрбиялиләр алар улларын. – Улымның ниләр ашыйсы килгәнен дә белмәдек, сөйләшә дә алмады. Бик тә тавышын ишетәсе килә иде. Хәзер барысын уйлыйм да бик өзгәләнәм, – ди әнисе.

Венера апа белән Фоат абый улларын тагын да яшәтеп була иде әле, диләр. 31 ел бер тапкыр да хастаханәгә бармаган Сәләховлар мартның 27сендә, Айратның хәле начарлангач, табиб чакыра. Алар исә аны алып китәләр.  Табиблар кулына эләккәч, хәле уңайланыр дигән өмет белән Венера апа  улы янында ирен калдырып, өенә кайтып китә. Күп тә үтми, Фоат абый шалтыратып, Айрат үлде, дигән хәбәр җиткерә.

– 4–5 сәгать дигәндә улыбызны югалттык. Аны тәрбияләү җиңел булмаса да, без ияләшкән идек инде. Ә югалту бик авыр. Хәзер көннәребез аны сагынып, Фоат абыең белән бер-беребездән качып елап уза. Төшемә дә бер генә керде. Риза булып киткәндер инде, – ди Венера апа. Әле ярый уллары Азат бар. Ул өйләнеп, хатыны белән ике бала үстерәләр икән. Әти-әнисе улларының диндә булуы белән горурлана. Лаеш районында яшиләр. Үз яннарына әти-әнисен дә чакырган булганнар. Тик алар  фатирларын сагынып кире Түбән Камага кайтып киткәннәр.

– Һәр анага баласы якын. Үз язмышымны сөйләп, башкаларны кисәтәсем килә. Язга чыктык. Бу чорда талпаннар бик күбәя. Кадала икән, шундук табибка күренегез, – ди ул. Талпаннардан ничек сакланырга? Табиб терапевт Гөлнара Вәлиуллина, апрель башыннан кар төшкәнчегә кадәр талпаннар һөҗүм итә, ди. Иң агрессив вакытлары – майда. Ул чорда «урман бете» кадалып мөрәҗәгать итүчеләр арта, ди табиб.

– Талпан кадалуга табибка барырга кирәк. Бөҗәкне алып, аны Роспотребнадзорга тикшерергә җибәрәләр. Талпанның вируслымы, юкмы икәнен белү мәҗбүри. Бер тәүлек эчендә талпанны тикшерәчәкләр һәм анда энцефалит, боррелиоз вирусы антигены барлыгы-юклыгы ачыкланачак. Талпан кадалганнан соң, 72 сәгать эчендә прививка ясатсагыз, вакцинаның файдасы булачак, – ди ул. – Прививканың тәэсире бер елга җитә. Аны кадатып кую комачау итми. Талпаннар  бөтен җирдә дә бар:  паркта да, бакчаларда да, үлән-чирәмнәрдә дә. Зираттан да ияреп кайтырга мөмкиннәр. Шуңа күрә һәр көнне үзегезнең һәм балаларыгызның тәнен яхшылап тикшерегез. Талпан кадалырга мөмкин булган урыннарга барганда яхшылап киенегез. Киемнәрегез ачык төстә булсын.

Башыгызга яулык бәйләргә, күлмәк урынына чалбар кияргә онытмагыз. Табиб шулай ук бөҗәкләрдән саклаучы махсус спрейлар сиптерергә киңәш итә. 

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»