поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.04.2024 Спорт

Айфон хуҗасын тапты (ФОТО)

"Матбугат.ру"да 13 апрельдә көрәш буенча Казан чемпионаты оештырылуы, чемпионнар арасында жирәбә юлы белән айфон уйнатылачагы турында хәбәр биргән идек. Бүген "Ак бүре" спорт комплексында ярыш гөрләп узды. 18 яшьтән алып егетләр көч сынашты. Барлыгы җиде команда, 80 гә якын көрәшче җыелган иде.

- Казан шәһәренең чемпионаты ачылу белән тәбрик итәм! Көчле көрәшчеләрне күрүемә шатмын. Казанда спорт төрләре күп булуга карамастан, татар көрәше бүген алдынгы урыннарны алып тора. Спорт мәктәпләрендә көрәшне саклап кала алдык. Алга таба башкалабызда көрәшчеләр санын тагын да арттырырга, дәрәҗәсен күтәрергә. Ул безнең бердәм эш булып тора.  Киләсе атнага кемнәрдер Россия чемпионатында катнашыр. Матур көрәш күрсәтүегезне теләп калам, - дип белдерде ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил  Шәйхетдинов.
 
- Бүген 80 гә якын көрәшче катнаша. Җиңүчеләр арасында айфон уйнатыла. Бу традицияне алга таба да дәвам итәчәкбез. Яшьләр, сезне Казанда калырга, көрәшкә тартылырга чакырам. Башкалабыз бик матур, үсеш бар. Эш белән дә булышырбыз. Бергә киңәшләшеп эшләрбез. Сорауларыгыз туганда, килегез, ишекләребез сезнең өчен һәрвакыт ачык. Бергә булсак, Казанны күтәрербез, - диде Казан шәһәре көрәш федерациясе рәисе Расих Габдрахманов.
 
Ярышны күзәткәндә, Вахитов районы буенча көрәш тренеры Марат абый Әхмәдиев белән сөйләшеп алдык. Ул - озак еллар дәвамында бик күп чемпионнар, спорт осталары әзерләгән шәхес. Сүз уңаеннан, Расих Габдрахмановның да остазы ул. 
 
- Элек Казан чемпионатында Вахитов районыннан 25 әр көрәшче катнаша иде. Бүген 14 спортчы Вахитов районы данын яклады. Быел Казан чемпионатында көрәшчеләр саны бераз артты. Бу, мөгаен, Казан шәһәре көрәш федерациясенә яңа рәис билгеләнү белән дә бәйледер. Ярышның дәрәҗәсе бераз үсә барган кебек тоелды, - дип уртаклашты Марат Әхмәдиев. 
 
Командаларга килгәндә, I - "Зилант" клубы, II - Яңа Савин, III урынны Совет районы көрәшчеләре яулады.
 
Азактан, вәгъдә ителгәнчә, чемпионнар арасында жирәбә юлы белән 14 нче модель айфон  уйнатылды. Ул бүләк "Зилант" өчен көрәшүче, чыгышы белән Кукмарадан булган Инсаф Кәримуллинга чыкты.  Котлыйбыз! Ул 85 кг да ярышты.

- Инсаф, моңа хәтле нинди айфон белән йөри идең?
 
- 11 нче иде. 
 
- Отам дигән сиземләү бар идеме?
 
- Юк. Ышанмыйм да әле.
 
-Алда тагын да зур җиңүләр насыйп булсын!
 
 
 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Матбугат.ру
№ --- | 13.04.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»