поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
09.04.2024 Язмыш

Яман чирдән вафат булган табиб турында: «Яшьләрнең китүе кызганыч»

Ул ахыргача терелермен дигән өмет белән яши. Алия генә түгел, бергә эшләүче хезмәттәшләре дә үзләренең ялгышуларына ышана. Түбән Кама кызы, Чаллы онкология диспансерында эшләгән 30 яшьлек Алия Шамбазованы пациентлары да, хезмәттәшләре дә сагынып искә ала.

– Миңа 2019 елда яман шеш диагнозы куелды. Чирем беленгәч, Алия Шамбазовага эләктем. Табиб мине кабул итте, тыныч кына сөйләште. Киңәшләрен бирде. Баксаң, үзе дә авырган булган икән. Берни сизмәдек. Чәчәктәй япь-яшь кызны югалтырбыз дип кем уйлаган, – ди Чаллыда яшәүче Гөлфия Сабирҗанова. Без Алия белән бергә эшләгән табиб-онколог, Чаллы онкология диспансерының химия терапиясе  бүлеге  мөдире  Павел Балдин белән сөйләштек. Хезмәттәшләре бик борчулы. Алар Алияне савыгыр дип уйлаган.

– Алия безгә 2020 елда эшкә килде. Башта поликлиникада авырулар кабул иткән иде. Ординатурада укыганда аның башында яман шеш барлыгы ачыклана. Ул дәвалана, яшь организм бирешми, чир артка чигенә. Анализлары да яхшы була. Алия чирен җиңгән иде, – дип сөйли Павел Балдин. – Алия бик тырыш иде.  Үзе турында түгел, башкаларны уйлады.  Радиология бүлегендә эшләде, аннан соң химия терапиясенә күчте. Алиянең бар уе  кешеләргә булышу, аларның авыруын җиңәргә булышу иде. Чирнең ни икәнен белә иде ул.

Павел Леонидович әйтүенчә, Алия гаилә корырга өлгерми калган. Әти-әнисе, абыйсы бар икән. Без бу гаиләнең якыннарын авыр көннәрендә борчымадык. Әмма табиблар аша кайгыларын уртаклашуыбызны җиткердек.

– 2022 елда Алиянең чире яңадан баш калкытты. Башында булган шеш яңадан үсте. Әнә шуңа да ул кеше ярдәменә мохтаҗ иде. Әти-әнисе тәрбияләде. Әмма чирен җиңәм дигән өмете зур иде. Без дә ялгышабыздыр дип уйладык. Яман чирнең ни икәнен белсәк тә, терелүенә ышандык, – диде ул. – Чир берәүгә дә сорап килми. Табибмы син, укытучымы, мөһим түгел. Без дә шундый ук кешеләр бит. Йөрәк-кан авыруларыннан кала, яман шеш икенче урында тора. Шуңа күрә һәркем сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде. Вакытында табибка күренегез, дәваланыгыз, чирегезне яшереп йөрмәгез.

Павел Балдин, Алиянең якты хатирәсен күңелебездә сакларбыз, ди.

– Яшьләрнең китүе кызганыч. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә. Урыны оҗмахта булсын, әти-әнисенә, якыннарына сабырлык телибез, – диде ул. Алиянең әтисе Марат абый Мамадыш районының Ишки авылыныкы булып чыкты. Без Марат абыйның туганы Мансур белән сөйләштек. –  Алияне үз балабыз кебек яраттык. Бик кешелекле, ягымлы иде ул. Очрашкач кочаклап алыр иде. Кечкенәдән табиб булам диде. Медицина юнәлешендәге сыйныфта укыды. Ижауда югары белем алып, Чаллыга кайтты. Спорт яратты. Көчле рухлы иде. Кайлардан килеп чыккандыр ул чир, – ди Мансур абый. – Сеңлебезне искә алуыгызга рәхмәт. Әле яшисе дә яшисе иде. Йөрәктәге хисне аңлатырлык түгел.

 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»