поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
27.03.2024 Мәдәният

Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак

5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак. Гастрольләр, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына нигезләнеп, «Зур гастрольләр» программасының төбәкара юнәлеше кысаларында «РОСКОНЦЕРТ» оешмасы тарафыннан, уздырыла.

Өч көн дәвамында татарстанлыларга дөнья классикасы, милли һәм заманча драматургия әсәрләре буенча профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә танылу алган спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

Гастрольләр 5 апрельдә (11:00, 13:00) бөтен гаилә белән карар өчен исәпләнгән интерактив әкият – «Тайна замка на холме» спектакле (авторы – Т.Казнов, режиссеры – Тимур Казнов, 6+) белән ачылачак.

5 апрель 18:30да А.Цагарели пьесасы буенча «Ханума» музыкаль комедиясе (режиссеры – Александр Кладько, (12+). Хакас актерлары тарафыннан уйнала торган грузин комедиясе – театрның визит карточкасы. Спектакль 2010 елның мартында сәхнәләштерелгән, шул вакыттан бирле театрның даими репертуарыннан төшми.

6 апрель 17:00дә «Мастер и Маргарита» фантастик романы (М.А.Булгаков романы буенча, режиссеры – Т.Казнов, 14+) тәкъдим ителәчәк. Искәртеп узыйк, спектакль 2023 елда Хакасиянең иң шау-шулы премьерасына әйләнгән, ММЧда киң резонанс алган, профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә зур кызыксыну тудырган.

Гастрольләр 7 апрельдә 17.00дә «Хуу инейнiң тöллерi» («Мелодия коралловых бус») спектакле (авторы – Т.Майнагашев, режиссеры – Хакасия Республикасының халык артисты, Хакасия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Майнагашев, 12+) белән тәмамлана. Әлеге сәхнә проекты «Алтын Арығ» героик эпосы мотивлары буенча хакас телендә куелган (рус теленә синхрон тәрҗемә булачак). «Алтын Арығ» героик эпосы – хакасларның халык авыз иҗатының иң яхшы әсәрләренең берсе. Әлеге эпос дан казанган халык батырларының өч буыны турында сөйли, аларның Алтын Арығ исемлесе туган җире халкының азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшә.

«Хууинейнiңтӧллерi» («Мелодия коралловых бус») спектаклендә тамашачылар хакас каһарманының һәм аның батырлыгының яңача гәүдәләнешен күрә алачак. Үзеңнең туган җиреңә тугры калу, бердәмлек идеясе хакас халкының барлык риваятьләрендә дә чагылыш таба. Һәр халык өчен, туган җирне саклаучы, яклаучы Алтын Арығ кебек, үз герое хас. Әлеге проект 2022 елда Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Искәртеп узыйк, Зур гастрольләр афишасына ике театраль сезон премьералары кергән. Алар – Хакасия Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында (ММЧ) киң резонанс алган, халыкара театр фестивальләрендә һәм эшлекле очрашуларда зур бәя бирелгән иң яхшы постановкалар.
 


---
Тинчурин театры
№ --- | 27.03.2024
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»