поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
26.03.2024 Җәмгыять

Битенә лычкылдатып төкерәсем килде

Тормышта гыйбрәт алып, тынычлап, Аллаһка шөкер итеп яшәрлек вакыйгалар очрап торса да, безгә, хатын-кызга фиргавенлек хас. Чагыштырып карыйбыз да, кешенеке һаман күркә булып күренә.

Пандемия аек акыл белән фикер йөртеп, әйләнә-тирәбезгә тирән анализ ясарга өйрәтте өйрәтүен. Якыннарның кадере бермә-бер артты, кибет киштәләрендәге маллар да күзгә күренмәс булды. Өйләребезнең ямен күрә башладык, ризыкларның тәмен дигәндәй.
 
Алай да, үзем белән бүген булган кызыклы хәлне сезгә дә сөйләп үтим әле, гыйбрәт булсын. Иртәдән ит бәлеше пешерергә җыендым. Телевизордан инде озак караган сериалның чираттагы сериясе бара. Кульминацион моментлар: сабын операларының һәрберсендәге шикелле, ачы язмышлы хәерче бәхетсез хатын, алкаш, яраксыз иреннән тапкан ике баласын ияртеп бай кешегә кияүгә чыгу бәхетенә иреште.
 
Бер кочак ак розалар күтәреп, бриллиант кашлы йөзек тотып уксын шикелле хатынын аерган бай, героиня алдында тезләнеп аңа тәкъдим ясый. Еламыйча һич кенә дә түзеп булмый. Беренчедән, героиня күпме авырлыклардан соң тормышын җайлый алды: керә дә утыра хәзер патша сарае кебек әзер йортка. Әле биш-алты серия элек кенә әтисе белән әнисеннән калган фатирын сатып, бернәрсәсез калып иренең әҗәтләрен түләгән иде җаныкаем. Ике баласы белән дус кызында яшәп, эшләп интекте коры зарплатага. Икенчедән, югары белеме дә булмаган, дворник булып эшләүче хөпек кенә хатынны бер генә тапкыр себерке тоткан килеш күрде дә, гашыйк та булды теге бай. Без дә кешегә ярамаслык түгел идек, ник берәр бай кеше сүз катсын.
 
Сериал беткәч, уйлана башладым: юк, минәйтәм, туктале, ник елыйм соң әле бу хатын өчен? Тормыш башлаганда минем нәрсәм бар иде соң? Тыпырчынмый гына түздек бит. Нәкъ аның шикелле бер кашыктан башладык: утырып ашарга өстәл белән урындыкларыбыз да юк иде.
 
Озын эскәмиянең ике ягына утырып чәй эчтек иптәшем белән. Чит авылга укытучылар булып килеп урнашкач бу безнең беренче эш көне иде. Хезмәт хакын алдан ук бүлеп куя идек, нәрсә аласыбызга. Ул гына җитми иде, билгеле. Егерме сутый бәрәңге, кырык сутый чөгендер үстереп, ике сыер, илле бройлер, егерме каз асрап, иптәшем җәй айларында төзүчеләр бригадасында шабашкада йөреп эшләп җелекләребез корый башлаганда өй бетереп яңа өйгә күчендек. Әле үзгәртеп кору елларында хезмәт хакы урынына шикәр, конфет, балык, майонез ише әйбер биргәндә, Казанга сөт, эремчек, каймак, май сатарга йөрдек.
 
Хәер, шулчакта миңа да сүз каткан иде бит бер бай кеше. Яңа ел алдыннан күрше хатын белән попутный машинага утырып, ике кулыбызга дүрт каз асып, каз сатарга киттек. Барып бастык бер кибет буена, анда инде безнең кебекләр әллә ничәү, бер рәт булып тезелгән. Тирләп-пешеп килгәч, туңдыра да башлады тора-тора. Күрше хатын: “Әйдә тр-р-р дип әйтеп кара, әйтә алсаң, бик үк куркыныч түгел әле”, – диюгә, мин тыела алмый көлә башладым, әйтерсең шайтан котырта.
 
Берзаман: “Эй, ты, подойди ко мне”, – дип берәү кычкырмасынмы. Карасак, кибетнең ишек төбенә үк кап-кара ялтырап торган зур джип машинасы килеп туктаган. Аның алдагы ишеген каерып ачкан кызмача бер “яңа бай” (аларны шулай дип йөртәләр иде ул елларда) миңа кул болгап кычкырыпмы-кычкыра. Янындагы яшь кенә шофер егет нәрсәдер аңлатмакчы була, теге тыңламый, әйбәт кенә төшергән ахрысы. Ул арада теге егет минем янга килде дә: “Апа, ул сезне чакыра, әйдәгез инде”, – димәсенме. Бер мизгел эчендә күңелдә әллә нәрсәләр актарылды: курку, нәфрәт, аптырау, көлгән өчен үз-үземне күралмау... Иң зурысы курку иде. Без, совет заманында үскән беркатлы авыл балалары, “яңа байлар” белән үзебезне ничек тотарга кирәклеген белми идек. Әйткәнемчә, курку көчле иде. Күрше хатын янга төртә: “Бар инде, пистолетын чыгарып ата башлаганчы”, – ди.
 
Дүрт казымны да бушка бирәм, исән-имин балаларым янына гына кайтырга иде, дигән уйлар белән, мескен кыяфәттә барып бастым тегенең янына. “Ты че, надо мной смеешься, заморыш, иди купи мне пиво, а то...” – дип, оятсыз битенә елмаю кыяфәте чыгарды бу. Каушадым да төштем шул вакытта, гарьләндем, хурландым. Битенә лычкылдатып төкерәсем килде, кая инде... Аллаһ саклады, шоферы бик акыллы егет иде. “Ты что, совсем уже, я сам куплю тебе все”, – дип, минем борын төбендә тегенең ишеген ябып, бикләп тә куйды. Исерүе дә көчәйдеме байның, урыныннан кузгала алмады. Китеп барды джип. Хурлыктан акырып-акырып елыйсым килде, битне әчеттереп аккан яшьне салкыннан күшеккән кулларым белән сөртә-сөртә кибет артына йөгердем шулчакны. 
 
Әйе, бу күчеш чоры иде, байлар, ярлылар эпохасы яңадан башланган чор иде бу. Елап та туя алмыйча казларым янына килеп бастым. Күңелне битарафлык баскан иде. Дүрт каз сатылгач, җан керде үземә тагын. Балаларга Яңа ел бүләкләре алып, өстәл көйләргә вак-төяк җыеп кичке тугызынчы яртыга өйгә кайтып кердек ул көнне. Әле бу искә төшеп, йөрәкне әрнетеп алган бер генә вакыйга. Ә андыйлар күпме булды бит дидем дә үземне кызганып елап җибәрдем. Бәлешкә каз ите турыйм, үзем елыйм.
 
Туңыбрак киткән җирләрен пычакның очы белән төрткәләп каерам. Инде камырның табадан салынып торган җирләрен тигезләп кисим дип пычакны алсам, пычакның нәзек очы сынып юкка чыккан. Куйган урында да, куна тактасында да пычак очын таба алмадым. Бер җирдә генә була ала ул, бәлеш эчлегендә дидем дә, табактагы эчлекне учка алып, бәрәңге, ит, суган кисәкләрен берәмтекләп “оч”ны эзли башладым. Бик озак тикшерсәм дә, беренче тапкырдан да, икенче тапкырдан да очны таба алмадым. Бәлеш ашыйсы килү теләге дә зур. Күзлегемне сөрткәләп, яхшылап карасам, табакның төбенә ябышкан пычак очы.
 
Газ пиченә бәлешемне урнаштырдым да, пычак очы табылганга Аллаһка рәхмәтләр укып чын күңелдән сөенеп куйдым: әгәр күрми калсам, ук шикелле пычак очы берәребезнең эченә кергән булса... Йөрәгем жу итеп китте.
 
Утыз ел элек исерек “яңа бай” үпкәләткәнгә акырып еламассың икенче дип, кат-кат салаватлар, догалар укып үземне тынычландырдым. Дөрестән дә: каз итеннән зур бәлеш пешерерлек рәтең булганда, аяк-кулларың, үзең, якыннарың исән-сау булганда ник авызыңны җәеп елыйсың инде дип кисәтәдер Аллаһ.
Ә мәкаләм башындагы сабын операсы ул бит кемнеңдер фантазиясе генә. Байларның чын йөзен минем белән булган вакыйга да ачып бирәдер.
 
Гөлфия Солтанова,
Лаеш, Имәнкискә
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»