поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
24.03.2024 Җәмгыять

100дән артык кешене коткарган 15 яшьлек Ислам: “Башта кешеләрне чыгардым…”

22 мартта булган терактта “Крокус Сити Холл”да эшләүче 15 яшьлек Ислам Хәлилов 100дән артык кешене коткарган. “Башкаларның гомерен корбан итеп, берни эшләмичә кала алмдым”, – дип сөйләгән ул “360” телеканалына. “Крокус Сити Холл”дагы гардеробта эшләүче 15 яшьлек Ислам сөйләвенчә, ул кешеләрне инструкция буенча коткарган.

– Мин ничек кирәк, шулай эшләдем. Безгә алдан ук инструкция уздырганнар иде. Шуңа да мин әзер идем, кирәкле чараларны вакытында күрдем. Булдыра алган кадәр кешеләргә чыгарга ярдәм иттем, – дип сөйләгән ул.

Ислам террористларның берсен үз күзләре белән күргән. Аның алдында бер ир-атны үтергәннәр.

– Кешеләр ашыга, йөгерешә башлады. Аларны аңларга була, билгеле. Мин башта кешеләрне чыгардым, артымда берәү дә калмаганына инанганнан соң, үзем алар артыннан чыктым, – дип сөйләгән Ислам. “360” телеканалы егетнең әти-әнисе белән дә аралашкан.

– Өйгә кайтты да, “Әни, нигә телефонны алмыйсыз? Мин сезгә видео җибәрдем” дип кычкыра башлады. Мин шокта: улыбыз калтырана, үзе салкын. Мин ул терактны телевизордан гына күрдем. Шуннан соң гына улымның да шул вакыйгалар эчендә булуын күз алдына китердем. Ул исән-сау кайткач, шатлыктан еладым, – дип сөйләгән Исламның әнисе.

Әтисе улын фашистлар белән көрәшкән бабасына тиңли.

– Ул бабасына охшаган, – дигән ул. Россия Мөселманнары Диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Исламны югары бүләккә тәкъдим итте. «Рамазан аенда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә безнең унбиш яшьлек мәхәллә әгъзасы Исламга батырлыгы һәм кешеләрне коткарганы өчен Россия мөселманнарының «Хезмәт өчен» медале тапшырылачак»,- диелә Россия мөфтиләр Советының рәсми сайтында.

 
 
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»