поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
22.03.2024 Фаҗига

Бер гаиләдән – өч мәет. Алабугада газ шартлап, ике бала һәм әтиләре үлде

15 март төнендә килеп чыккан янгында Алабуга районының Гринляндия поселогында урнашкан Гатауллиннар йортында берьюлы ике бала вафат булды. Коткаручылар башта тәрбиягә алынган 12 яшьлек Настяның гәүдәсен таптылар.

Соңрак 3 яшьлек Артурның (кече улларының да исеме әтисенеке кебек) мәете табылды. Тәненең 90 проценты пешкән Артур 19 март иртәсендә хастаханәдә вафат булды.  Гаилә башлыгы Артур 8 яшьлек уллары Тамерланны өйдән алып чыга алган. Калган балаларны алырга кереп киткәч, бик каты пешә ул…

Фаҗига булган көнне Артур өйдә өч баласы белән кала. Хатыны Тамара уртанчы уллары Алмаз белән Түбән Новгородка бәйгегә киткән була. Булган хәлләрне шундук Тамарага җиткерәләр. Алар барып та җитә алмыйлар, кире кайтырга чыга. Тамараның үз хәле дә җиңелләрдән түгел. Газиз баласын, үз кызыдай якын күргән Настяны югалту ачысы әле йөрәкнең түрендә торган мәлдә, савыгыр, бирешмәс, гаиләсе янына кайтыр дип өметләнгән Артур да якты дөньядан китеп барды.  Аны 19 мартта җирләделәр.

– Бик авыр хәлдә без. Моны сүзләр белән аңлатып булмый. Апабыз ничек түзәдер, үз хәлен үзе генә белә ул, – диде Тамараның сеңлесе Диана Карманова. – Апам белән җизни бик матур яшәделәр. Тормышлары түгәрәк иде. Өч уллары туды. Яңа бистәдә йорт салып чыкканнар иде. Тик, кызганыч, матур итеп гомер итәргә язмаган икән. Бу гаиләгә 2023 елның җәендә килеп кереп, җылы оя тапкан Настя алар белән бары тик ярты ел гына яшәп кала. Кызчык өйгә килеп керүгә, беренче көннән аларга «әти», «әни» дип дәшә. Аның да янгында һәлак булуын газетабыз белән даими элемтәдә торган волонтерлар җиткерде.

– Настяны бик ярата идек без. Үзе дә бик тыйнак, кешеләр ярата торган бала булды. Кызганыч, үз әнисе тормышта башка юлны сайлаган иде аның. Абыйсы, апасы бар иде. Абыйсы да исән түгел инде. Махсус хәрби операция башланганда ул төрмәдә иде. Тизрәк өемә кайтырмын дип, үзе теләп СВОга китә. Шунда гомере өзелә. Әниләре авырый хәзер. Урында гына ята, – ди волонтер Алинә Гатина. Настяның Виктория исемле апасы да бар. Сеңелләрен тәрбиягә алган гаиләгә ул да килеп йөри башлый. Килә генәме соң, күңеленә тынычлык тапкан җиргә тиз ияләшә. Мамадышта белем ала, атна саен Гатауллиннарга кайтып йөри. Сеңлесе янында була.

– Настяны да, Виканы да бик якын итә идек. Без – зур гаилә. Күңелебездә һәркемгә урын бар. Әниебез барыбызга да терәк. Авыр чакта да ул янәшәдә. Бар туганнарыбыз Тамарабыз янында хәзер. Бу ачы хәсрәтне ничек җиңә алырбыз, белмим, – ди Диана. – Гаиләбезгә ярдәм кулы сузган һәркемгә чиксез рәхмәтлебез. Берәүгә дә мондый хәлдә калырга язмасын. Алабуга хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Гатауллиннар гаиләсенә яшәр өчен өч бүлмәле фатир биреләчәк.

Шулай ук үлгәннәрне җирләү өчен дә матди ярдәм каралган. Мәрхәмәтле кешеләр исә бу гаиләгә ярдәм итүен дәвам иттерә. Беренче көннәрдән үк акча күчерәләр. 1 миллион сумнан артык акча җыелган инде. Тамара Гатауллина исемендәге «Ак Барс», «Уралсиб» һәм «Альфа-Банк» карталары 8-917-393-29-64 телефон номерына беркетелгән.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.03.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»