поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
22.03.2024 Шоу-бизнес

Җырчы Альберт Вәлиуллин: "Ул үлгәннән соң күңелдә бушлык калды"

Эстрадага яшен кебек килеп кереп, үзенчәлекле стильдә җырлар тәкъдим итүче җырчылар күп түгел. Моңлы, сагышлы җырлар белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән өметле җырчы Альберт Вәлиуллин турында мәгълүмат юк диярлек. Альберт белән очрашып җылы әңгәмә кордык.

- Альберт, сезнең турында ачык чыганакларда мәгълүмат күп түгел. Тумышыгыз белән кайсы яклардан буласыз?
- Тумышым белән Яр Чаллы шәһәреннән. Әти-әнием Әлки ягыннан, алар “КамАЗ” заводы төзелгән чорларда Чаллыга күчеп килгәннәр. Гаиләдә без ике бала. Лилия апа миннән 2 яшькә өлкәнрәк. Аның үз гаиләсе, балалары бар инде. Шәһәрдә яшәсәм дә, каникулларга дәү әни-дәү әти янына авылга кайта идем. Печән өю, бәрәңге утау, көтүгә чыгу тормыш мәктәбен уздым. Бер эштән дә курыкмаска нәкъ авылда өйрәндем. Балачакта бик шук малай идем. Мәктәп елларым илнең тотрыксыз вакытларына  туры килде. Бер йортта торган егетләр белән җыелып мәктәпкә йөргәнебезне әле дә хәтерлим. Башка егетләр белән эләгешеп алган, үз-үзеңне якларга кирәк булган вакытлар да бар иде. Иң мөһиме - тәртип бозмадым, чөнки әти-әнинең тәрбиясе, аларга булган хөрмәтем мине ялгыш юллардан саклады. Әтием бик иртә бакыйлыкка күчте, ул 33 яшендә вафат булды...

- Әтиегез нинди кеше иде?
- Әти бик юаш, юмарт кеше иде. Гармунда бик матур уйнады. Мәҗлесләр, туйларда алар әни белән бергә чыгыш та ясыйлар иде: әни җырлый, әти гармунда уйный. Әти миңа гел яңа уен кораллары алып бирә иде. Аның белән бергә көйләр уйнап утырганым хәтеремдә, сәнгатьтәге беренче адымнарымны  әти ярдәме белән ясадым. Кыз бала - әтинеке, малай - әнинеке диләр бит. Ә мин - әти малае идем. Кайда барса да, аннан калмадым, артыннан койрык шикелле ияреп йөрдем. Әткәй 1 нче сентябрь көнне, кисәк кенә йөрәге туктап, вафат булды. Миңа 8 генә яшь иде әле. Кечкенә булсам да, әтинең кире кайтмаячагын аңлап алдым. Нишләтәсең инде, язмышлардан узмыш юк бит. Мәктәптәге ата-аналар җыелышына да күбрәк әти йөри иде. Аның вафатыннан соң,  сыйныфташларыма ак көнчелек белән карадым: “Сез бәхетле, әтиегез бар”, – дип әйтә идем. Хәзер дә әтине бик сагынам. Аның вафатыннан соң, күңелдә бушлык калды. Балачакта төшкә дә еш керә иде. Хәзер тормышым җайлангач, аның да рухы тынычланды. Урыны оҗмахта булсын!

- Димәк, әниегез ике бала белән тол калган. Сезне тәрбияләү җиңел булмагандыр? 
- Әлбәттә, әнигә безне үстерү җиңел булмады. Илдә тотрыклылык юк, акчалар “янган” заманнар. Шулай да тамагыбыз тук, өстебез бөтен иде. Әни “КамАЗ” өчен җиһазлар җыю цехында хезмәт итте. Хәтта аңа хезмәт хакын запчастьләр белән биргәннәрен дә хәтерлим әле. Әнигә дөрес тәрбия биргәне өчен бик рәхмәтлемен. Хәзерге уңышымда, һичшиксез, аның өлеше бар. Эстрадада кисәк кенә килеп чыгып, үз юлым буенча баргач: “Бу егетнең әти-әнисе байдыр” , - дип уйлаучылар да бардыр. Иганәчем булса, күптән сәхнәдә чыгыш ясар идем, бәлки. Шунысы хак: барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. 

- Әниегез янәдән гаилә корырга уйламадымы?
- Кеше күңеленә кереп, аның нәрсә уйлаганын әйтеп булмый бит. Әни хатын-кыз бәхетен читкә куеп, бар гомерен безне тәрбияләүгә багышлады. Элек парлар аерылса, бөтен нәселгә хурлык дип саныйлар иде. Әни дә шул заман тәрбиясен алган. Хәзер дә әни безнең янәшәбездә. Күпчелек туганнарыбыз Казанда булгач, әнине бер үзен Чаллыда калдырасы килмәде. Үз көенә әйбәт кенә яши, гел күрешеп торабыз. Әни уразалар тотып, намазлар укый. Ул дингә якын кеше.

- Әниегез диндә булгач, сез дә дингә якындыр?
- Әни кебек диннең бар кануннарын үтәп бетерә алмыйм әле, бу дәрәҗәгә җитмәдем. Диннең кагыйдәләре бар, алар белән шаярырга ярамый. Бу бик җитди мәсьәлә, моңа җаваплы карарга кирәк. Аллаһка ышану бар, әлбәттә. Яхшы гамәлләр, саваплы эшләр кылып яшәргә тырышам. Аларны санап, мактанып утырасым килми. Үз көчемннән килгәнне эшлим. 

- Ялгышмасам, сез - Салават Фәтхетдиновның шәкерте. Укуны тәмамлагач, сәхнәдә “сольный” чыгыш ясау теләге булдымы?
- Һәрбер җырлаган кеше үзен сәхнәдә күрә, аның сәхнәгә чыгасы килә. Күбрәк чыгыш ясаган саен, тәҗрибәң арта, “каешланасың”, шомарасың. Студент чакта да, без үзебезне җырчы дип саный идек инде. Салават Зәкиевич белән гастрольләрдә чыгыш ясаганым да булды, ләкин үземне тәҗрибәле артист дип атый алмыйм. Продюсерлык үзәкләре белән дә эшләп карарга тырыштым. Вакыты җитмәгән булган, күрәсең. Эстрадада бүтән юнәлешләр өстенлекле иде, бәлкем, мин дә җырларымны югары дәрәҗәдә башкармаганмындыр. Сәхнә белән килеп чыкмагач, төзелеш өлкәсе белән мавыгып киттем. Хәзер дә бу эш – төп “ипием”. 

- Сез, гомумән, зур эшмәкәр икән бит...
- Төзелешкә кагыла торган берничә оешмам бар. Сәнгать өлкәсендә эшебезне дә рәсмиләштердек. Сәхнәдә чыгыш ясау да - эш бит. Иҗат төркеменә хезмәт хакы, җырлар яздыру өчен чыгымнар, салымнар түләргә кирәк. 

- Тамашачы бик җылы кабул итте сезне. Бик тиз күтәрелеп киттегез. Уңышыгызның сере нәрсәдә?
- Бер генә әйберне аерып әйтү мөмкин түгел. Җырның сүзләре, көе, аранжировка, җырны башкару, харизма, тырышлык - барысы да уңышка ирешү өчен кирәк. Эшне белеп, аны төптән аңлап, юрганны үзеңә генә тартмыйча, төркем белән башкарсаң, бар өлкәдә дә сезне уңыш көтәчәк.

- Күпчелек җырларыгыз лирик стильгә тартым. Эстрада өчен гадәти булган җырларыгызны ишеткәнем юк...
-  Андый җырларым да бар. Әлегә аларны тамашачыларга тәкъдим итмәдем әле. 4 апрель “УНИКС” залында бераз шаяртып, эксперимент ясап аласым килә. Минем стильдән аерылып торган, дәртле җырлар да башкарачакмын. Лирика - ул моңландыра, уйландыра торган җырлар. Безнең тамашачы күңеленә ду китереп биетә торган яки моңланып, хисләргә бирелә торган җырлар кереп кала. Урталыкта булганнарын халык бик өнәп бетерми. Иҗатыма килгәндә, сыйфатлы, мәгънәле җырлар башкарырга тырышам. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»