поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
20.03.2024 Шоу-бизнес

Зәринә Хәсәншина: «Төрле имеш-мимешләр, гайбәт йөрсә дә...»

Озак тәвәккәлләдем, диде Зәринә Хәсәншина, тиздән Филармониядә булачак тәүге концерты хакында. Шулай гадәткә кергән инде, шатлыгы булса да, борчуы артып китсә дә, артист-язучы халкы яңалыгын журналистлар белән уртаклаша, матбугат конференциясе уздыра.

8 апрель көнне филармониядә тәүге концертын тамашачы хөкеменә тапшырырга җыенучы Зәринә дә җитди имтиханы алдыннан фатиханы каләм ияләреннән алырга булган. Һәм дулкынлануын яшереп тора алмыйча булачак тамашасы турында сөйләде.

Зәринә - авыл кызы, Балык Бистәсе районынның Тәберде Чаллысында туган.  Балалар бакчасыннан җырлаган, сәхнәдә үскән, тугызынчы сыйныфны тәмамлап Казан музыка көллиятендә, аннары Казан дәүләт консерваториясендә укыган кызның эстрадада үз урыны бар инде. Җиде ел ”Казан егетләре”төркемендә дә иҗат иткән әле ул. Алар белән күп кенә тыңлаучы күңеленә “Ак чәчәкләр” чәчкән.
 
Шул җырны җырлаган. Инде менә дистә елга якын вакыт эчендә алар матур гөлләмәләр булып концертта Зәринәнең үзенә рәхмәт хисләре булып кайтыр дип өметләнергә генә кала. Болай дип ышанып әйтеп була.” Билетлар сатылырмы икән?” - дип куркып кына башлаган эшләре хәерлегә охшап тора. Тамашачы төрле ярыш-конкурсларда җиңү яулаган бу моңлы – сөйкемле, тырыш  кызның концертын карарга  күптән әзер икән бит инде! Билетларның сатылып бетүе шуңа ишарә.
 
 
Репертуарында төрле халыкларның җырлары булса да, тамашачы алдындагы тәүге имтиханында Зәринә Хәсәншина бары тик ана телебез - татар телендә генә җырлаячак. Илназар белән дуэтлары да концертны бизәр, истә калырлык итәр, - ди концертның режиссеры Рафил Галимуллин . 
 
- Әлеге дуэт турында социаль челтәрләрдә төрле имеш-мимеш, гайбәт йөрсә дә, безнең арада җыр гына! - диде Зәринә. Балачагының кайбер мизгелләре белән дә ихлас уртаклашты. Әнисенең таләпчән укытучы  һәм үзенең әйбәт остазларга эләккәне өчен язмышына рәхмәтле булуын да яшермәде. 
 
Уңышлар теләп, “Барырбыз, карарбыз язарбыз,” -дип саубуллаштык. 
 

Йолдыз ШӘРӘПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»